Эмиль Талипов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
яңа бит ясау
 
Юл номеры - 25:
'''Эмиль Талипов''', Эмиль Мансур улы Талипов (''[[1984 ел]]ның [[27 гыйнвар]]ы , [[ССРБ]], [[РСФСР]], [[ТАССР]], [[Биектау районы]], [[Кадыш (Казан)|Кадыш]]'') — драма актеры, [[Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры]] актеры, [[Татарстанның атказанган артисты]] (''[[2018 ел|2018]]''), [[Муса Җәлил премиясе|Муса Җәлил исемендәге премия]] лауреаты (''[[2013 ел|2013]]'').
== Тәрҗемәи хәле ==
[[1984 ел]]ның [[27 гыйнвар]]ында [[Татарстан АССР]] [[Биектау районы]] [[Кадыш (Казан)|Кадыш]] авылында (''хәзер1998 елдан'' [[Казанның Авиатөзелеш районы]]ндагы бистә) җырлы-моңлы укытучы гаиләсендә туган. Әтисе оста җырчы Мансур, әнисе Әлфия чыгышлары белән [[Мамадыш районы]]ннан ([[Яңа Комазан]], [[Ташлы (Мамадыш районы)|Ташлы]]). Ике игезәк апасы бар. Кече яшьтән вокал конкурсларында катнашып, еш кына беренчелекне яулый, музыка мәктәбен (''Ф. Шаляпин исемендәге малайлар хор гимназиясен'') тәмамлаган, оста итеп гармунда, гитарада уйный. [[Казан]]га [[Казан театр укуханәсе|театр укуханәсенең]] музыкаль комедия бүлегенә җырчы булу хыялы белән килгән, ләкин анда артистлыкка укырга тәкъдим итәләр. [[Казан театр укуханәсе]]н (''[[2005 ел|2005]], укытучылары [[Әмир Камалиев]], [[Ришат Хаҗиәхмәтов]]''), [[Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты]]ның актерлык бүлеген (''[[2008 ел|2008]], укытучысы [[Фәрит Бикчәнтәев]]''), [[Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты]]ның режиссерлык бүлеген (''[[2008 ел|2008]]) тәмамлый.
 
== Иҗаты ==
[[Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры]]нда [[2008 ел]]дан бирле хезмәт итә. Үзен режиссер буларак та сынап карый: [[Камал театры]] сәхнәсендә [[Шәриф Хөсәенов]]ның «Зөбәйдә - адәм баласы» спектаклен сәхнәләштерә, [[Илгиз Зәйниев]]ның «Бәби» спектаклендә режиссер ассистенты була. Киң диапазонлы артист. Иҗатына нечкәлек, эчкерсезлек хас.