Салих Баттал: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Камский (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Камский (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 24:
| башка мәгълүмат =
}}
[[File:Салих Баттал.jpg|right|Салих Баттал — шагыйрь, прозаик һәм драматург]]}}
[[Шагыйрь]], [[прозаик]] һәм [[драматург]] Салих Баттал (Салихҗан Вазыйх улы Батталов) [[1905]] елның 5 августында элекке [[Казан]] губернасы [[Спас өязе]] (хәзерге [[Татарстан]]ның [[Алексеев]] районы) [[Зур Тигәнәле]] авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Алты яшендә үзлегеннән укырга-язарга өйрәнә, соңыннан күрше [[авыл]] мәдрәсәсендә һәм [[гражданнар сугышы]] чорында [[Чистай]]дагы Шиһап [[мәдрәсә]]сендә укый. [[1921]] елгы кытлык вакытында урта хәлле крестьян хуҗалыгы тәмам бөлеп, хәлсезләнеп калгач, уналты яшьлек Салих, апасы һәм җизнәсенә ияреп, [[Мәскәү]] өлкәсенә чыгып китә. Анда ул төрле көнлекче эшләрдә эшли: [[совхоз]] һәм хосусый хуҗалыкларда [[икмәк]], [[яшелчә]] җыеша, вагоннардан [[утын]], [[күмер]], [[торф]] бушатыша, [[җир]] казый, көтү көтә һ.б. [[1924]] елда, [[Мәскәү өлкәсе]]ндәге Соболево-Щёлково туку фабрикасында эшләгәндә, фабрика янындагы татар клубы стена газетасында аның [[В.И.Ленин]] үлеменә багышланган беренче шигыре дөнья күрә. Тиздән шигырьне Мәскәүдә [[татар теле]]ндә чыга торган «Эшче» газетасында да бастыралар. Салих Батталның әдәби [[иҗат]] юлы шулай башланып китә.
 
1924—[[1926]] елларда Салих Баттал татар-башкорт эшче яшьләренең Мәскәүдәге ике еллык гомуми белем курсларында укый. Бер үк вакытта шигырьләр язуын да дәвам иттерә. [[Шигырь]]ләр шул замандагы Мәскәү татар көндәлек [[матбугат]]ында даими басылып торалар. Курсларны тәмамлагач, Салих Баттал Мәскәү өлкәсендәге [[Вербилка]] [[фарфор]] фабрикасында эшли башлый, берьюлы татар эшчеләре арасында [[мәгариф]]-агарту эшләрен оештыручысы вазифасын да үти. [[1928]] елда фабрикада эшләгәндә алган тәэсирләре нигезендә ул беренче сәхнә [[әсәр]]ен — «Организатор» исемле комедиясен яза. [[Комедия]] 1928—1929 елларда Мәскәү Үзәк татар эшче [[театр]]ы сәхнәсендә күп мәртәбәләр уйнатыла. Ул шулай ук башка театрларда да уңыш белән бара.
 
[[Рәсем:Салих Баттал очучы.jpg|rightleft|Салих Баттал — очучы]]
[[1927]] елда Салих Баттал [[комсомол]] путёвкасы белән эшче-крестьян Кызыл Армиясе [[хәрби һава көчләре]]нең [[Ленинград]]тагы хәрби теория мәктәбенә укырга керә. Аны уңышлы тәмамлагач, укуын [[Оренбург]] очу мәктәбендә дәвам иттерә (1928—1929), аннан соң өч елдан артык [[Брянск]] һәм [[Казан]] шәһәрләрендә [[очучы]] булып эшли. Бу чорда [[язучы]]ның әдәби иҗаты да активлаша. [[1929]] елда [[СССР]] халыкларының Үзәк нәшриятында әдипнең «Еллар җыры» дигән беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыга, ә колхозлашу чоры авылындагы [[сыйнфый көрәш]]не калку итеп сурәтләгән «Язулы яулык» (1930—1931) [[драма]]сы Татар дәүләт академия театры ([[ТДАТ]]) сәхнәсендә куела.