Төп менюны ачу

Үзгәртүләр

204 байта добавлено ,  10 лет назад
Үзгәртүләр тасвирламасы юк
{{DEFAULTSORT:Баттал, Салих}}
== Биография ==
{{Шәхес}}
[[File:Салих Баттал.jpg|right|Салих Баттал — шагыйрь, прозаик һәм драматург]]
[[Шагыйрь]], [[прозаик]] һәм [[драматург]] Салих Баттал (Салихҗан Вазыйх улы Батталов) [[1905]] елның 5 августында элекке [[Казан]] губернасы [[Спас өязе]] (хәзерге [[Татарстан]]ның [[Алексеев районы]]) [[Зур Тигәнәле]] авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Алты яшендә үзлегеннән укырга-язарга өйрәнә, соңыннан күрше [[авыл]] мәдрәсәсендә һәм [[гражданнар сугышы]] чорында [[Чистай]]дагы Шиһап [[мәдрәсә]]сендә укый. [[1921]] елгы кытлык вакытында урта хәлле крестьян хуҗалыгы тәмам бөлеп, хәлсезләнеп калгач, уналты яшьлек Салих, апасы һәм җизнәсенә ияреп, [[Мәскәү]] өлкәсенә чыгып китә. Анда ул төрле көнлекче эшләрдә эшли: [[совхоз]] һәм хосусый хуҗалыкларда [[икмәк]], [[яшелчә]] җыеша, вагоннардан [[утын]], [[күмер]], [[торф]] бушатыша, [[җир]] казый, көтү көтә һ.б. [[1924]] елда, [[Мәскәү өлкәсе]]ндәге Соболево-Щёлково туку фабрикасында эшләгәндә, фабрика янындагы татар клубы стена газетасында аның [[В.И.Ленин]] үлеменә багышланган беренче шигыре дөнья күрә. Тиздән шигырьне Мәскәүдә [[татар теле]]ндә чыга торган «Эшче» газетасында да бастыралар. Салих Батталның әдәби [[иҗат]] юлы шулай башланып китә.
 
=== Сугыштан соңгы иҗаты ===
Салих Батталның сугыштан соңгы иҗат эшчәнлеге күләмле поэтик әсәрләре белән характерлы. Алар арасында «Олы юл буйлап» («Газзә», [[1953]]) шигъри повесте язучы иҗатының гына түгел, гомумән илленче еллардагы [[татар совет поэзиясенеңпоэзиясе]]нең күренекле әсәрләреннән саналырга хаклы. Сугыштан соңгы авыл тормышын драматик ситуацияләрдә яктырткан бу повесть шул ук елны [[рус теле]]нә тәрҗемә ителә һәм [[«Новый мир»]] журналында басылып чыга. Шагыйрьнең күләмле эпик әсәре — «Чирмешән якларында» ([[1934]]—[[1970]]) исемле шигъри романы да игътибарга лаек. [[Халык җырлары]]ның форма үзенчәлекләреннән оста файдаланып язылган, шигъри детальләргә, үзенчәлекле күренешләргә, отышлы драматик ситуацияләргә бай булган бу әсәр татар авылының 1905—1921 еллар арасындагы катлаулы тормышын, кискен сыйнфый каршылыкларын, халык массаларының азатлык өчен көрәшә-көрәшә [[Октябрь революциясе]]нә килүләрен сурәтли.
 
Сугыштан соңгы чорда әдип [[драматургия]] һәм проза жанрларында әһәмиятле эшли. Аның драматик әсәрләреннән әхлак-этика мәсьәләләренә багышланган «Бер карар тирәсендә» ([[1950]]), «Киртә» ([[1959]]), «Яңа өйгә күчкәч» (1959), «Үтеп барышлый» ([[1960]]), «Бәрәкәтле чәй» ([[1969]]) кебек пьесаларын атап үтәргә мөмкин. Проза жанрында С.Салих Баттал үзенең балаларына атап язылган «Очучы язмалары» ([[1951]]) китабы һәм «Сигезенче кем?» ([[1965]]), «Баштан үткәннәр» ([[1972]]) исемле повестьлары белән билгеле. «Сигезенче кем?» повестенда Совет иле төзелешенең иң киеренке чорлары — беренче бишьеллыклар[[бишьеллык]]лар һәм Бөек Ватан сугышы чоры фонында бер очучының катлаулы язмышы тасвирлана. «Баштан үткәннәр» дигән [[автобиографик]] әсәрендә исә [[автор]], узган гомеренең беренче яртысына күзәтү ясап, туган җир һәм чор турында уйлануларын, В.[[Валерий Чкалов]], А.[[Александр Фадеев]], Г.[[Галимҗан Ибраһимов]] кебек күренекле замандашлары белән очрашуларын яза.
 
С.Салих Баттал әдәби [[тәрҗемә]] эше белән дә шөгыльләнә. Ул А.[[Александр ПушкинныңПушкин]]ның күп кенә шигырьләрен һәм «Поп һәм аның хезмәтчесе Балда турында әкиятен», В.[[Владимир МаяковскийныңМаяковский]]ның «Владимир Ильич Ленин» поэмасын, рус Совет язучысы [[Н. НикитинныңНикитин]]ның «Төньяк Аврора» исемле күләмле романын[[роман]]ын тәрҗемә итте.
 
1934 елда Салих Баттал [[Язучылар союзы]] әгъзасы булды. Әдәбиятны үстерүдәге хезмәтләре өчен Салих Баттал [[Хезмәт Кызыл Байрагы ордены]] белән бүләкләнде ([[1957]]).
 
Салих Баттал [[1995]] елның 12 мартында 89 яшендә Салих Баттал өендә янгыннан үлә.
 
== Мәкалә чыганагы ==
Мәкалә Казанда 1986 елда [[Татар китап нәшриятынданәшрияты]]нда чыккан [[«Совет Татарстаны язучылары»]] библиографик белешмәсе буенча язылды.
272

правки