Салих Баттал: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
сылтамалар куеп чыгу-1 |
Төзәтмә аңлатмасы юк |
||
Юл номеры - 4:
[[Шагыйрь]], [[прозаик]] һәм [[драматург]] Салих Баттал (Салихҗан Вазыйх улы Батталов) [[1905]] елның 5 августында элекке [[Казан]] губернасы [[Спас өязе]] (хәзерге [[Татарстан]]ның [[Алексеев районы]]) [[Зур Тигәнәле]] авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Алты яшендә үзлегеннән укырга-язарга өйрәнә, соңыннан күрше [[авыл]] мәдрәсәсендә һәм [[гражданнар сугышы]] чорында [[Чистай]]дагы Шиһап [[мәдрәсә]]сендә укый. [[1921]] елгы кытлык вакытында урта хәлле крестьян хуҗалыгы тәмам бөлеп, хәлсезләнеп калгач, уналты яшьлек Салих, апасы һәм җизнәсенә ияреп, [[Мәскәү]] өлкәсенә чыгып китә. Анда ул төрле көнлекче эшләрдә эшли: [[совхоз]] һәм хосусый хуҗалыкларда [[икмәк]], [[яшелчә]] җыеша, вагоннардан [[утын]], [[күмер]], [[торф]] бушатыша, [[җир]] казый, көтү көтә һ.б. [[1924]] елда, [[Мәскәү өлкәсе]]ндәге Соболево-Щёлково туку фабрикасында эшләгәндә, фабрика янындагы татар клубы стена газетасында аның [[В.И.Ленин]] үлеменә багышланган беренче шигыре дөнья күрә. Тиздән шигырьне Мәскәүдә [[татар теле]]ндә чыга торган «Эшче» газетасында да бастыралар. Салих Батталның әдәби [[иҗат]] юлы шулай башланып китә.
1924—[[1926]] елларда Салих Баттал татар-башкорт эшче яшьләренең Мәскәүдәге ике еллык гомуми белем курсларында укый. Бер үк вакытта шигырьләр язуын да дәвам иттерә.
[[Рәсем:Салих Баттал очучы.jpg|right|Салих Баттал — очучы]]
[[1927]] елда Салих Баттал [[комсомол]] путёвкасы белән эшче-крестьян Кызыл Армиясе [[хәрби һава көчләре]]нең [[Ленинград]]тагы хәрби теория мәктәбенә укырга керә. Аны уңышлы тәмамлагач, укуын [[Оренбург]] очу мәктәбендә дәвам иттерә (1928—1929), аннан соң өч елдан артык [[Брянск]] һәм [[Казан]] шәһәрләрендә [[очучы]] булып эшли. Бу чорда [[язучы]]ның әдәби иҗаты да активлаша. [[1929]] елда [[СССР]] халыкларының Үзәк нәшриятында әдипнең «Еллар җыры» дигән беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыга, ә колхозлашу чоры авылындагы [[сыйнфый көрәш]]не калку итеп сурәтләгән «Язулы яулык» (1930—1931) [[драма]]сы Татар дәүләт академия театры ([[ТДАТ]]) сәхнәсендә куела.
[[1933]] [[ел]]ның [[яз]]ыннан башлап [[1934]] елның ахырынача Салих Баттал һава көчләренең махсус [[конструкторлык бюросы]] янындагы сынау [[отряд]]ында хезмәт итә. [[1935]] елда исә, хәрби хезмәттән китеп, [[Бөек Ватан сугышы]] башланганга кадәр әдәби иҗат эше белән генә [[шөгыль]]ләнә. Бу елларда аның эшчеләр, крестьяннар, [[Кызыл Армия]], очучылар тормышына бәйле күп кенә
Ватан сугышы чорында Салих Баттал [[Хәрби Һава
=== Сугыштан соңгы иҗаты ===
Салих Батталның сугыштан соңгы иҗат эшчәнлеге күләмле поэтик әсәрләре белән характерлы. Алар арасында «Олы юл буйлап» («Газзә», [[1953]]) шигъри повесте язучы иҗатының гына түгел, гомумән илленче еллардагы татар совет поэзиясенең күренекле әсәрләреннән саналырга хаклы. Сугыштан соңгы авыл тормышын драматик ситуацияләрдә яктырткан бу повесть шул ук елны [[рус
Сугыштан соңгы чорда әдип драматургия һәм проза жанрларында әһәмиятле эшли. Аның драматик әсәрләреннән әхлак-этика мәсьәләләренә багышланган «Бер карар тирәсендә» (1950), «Киртә» (1959), «Яңа өйгә күчкәч» (1959), «Үтеп барышлый» (1960), «Бәрәкәтле чәй» (1969) кебек пьесаларын атап үтәргә мөмкин. Проза жанрында С. Баттал үзенең балаларына атап язылган «Очучы язмалары» (1951) китабы һәм «Сигезенче кем?» (1965), «Баштан үткәннәр» (1972) исемле повестьлары белән билгеле. «Сигезенче кем?» повестенда Совет иле төзелешенең иң киеренке чорлары — беренче бишьеллыклар һәм Бөек Ватан сугышы чоры фонында бер очучының катлаулы язмышы тасвирлана. «Баштан үткәннәр» дигән автобиографик әсәрендә исә автор, узган гомеренең беренче яртысына күзәтү ясап, туган җир һәм чор турында уйлануларын, В. Чкалов, А. Фадеев, Г. Ибраһимов кебек күренекле замандашлары белән очрашуларын яза.
|