Камил Сәмигуллин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Byltyr (бәхәс | кертем)
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up
Юл номеры - 23:
}}
 
Камил Искәндәр улы Сәмигуллин ''(1985 елның 22 мартында Марий Эл Республикасының Звенигово районы Красногорск бистәсендә туа)'' – ислам дин эшлеклесе, мөфти, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, хәнәфи мәзһәбе галиме, матуриди. '''Камил Сәмигуллин''' Россия мөфтиләре арасында бердәнбер Коръән хафиз. Ул Мөхәммәд Пәйгамбәрдән (с.г.в) имам Әбу Хәнифә һәм Әш-Шәфигый аша өзелми килгән белемнәр чылбырына (иснәдкә) ия. Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директоры. Татарстан тарихында иң яшь мөфти.
 
== Биографиясе ==
1985 елның 22 мартында [[Марий Эл Республикасы|Марий Эл Республикасының]]ның [[Звенигово районы]] Красногорск бистәсендә туа.
 
2000 елда [[Волжск]] шәһәрендә 9нчы сыйныфны тәмамлый һәм Казандагы [[«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе|«Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә]]нә һәм Казан шәһәренең 11нче кичке мәктәбенә укырга керә.
 
2003 елда [[Махачкала]] шәһәрендәге Төньяк-Кавказ Ислам Университетына укырга керә. Бер ел укыганнан соң, академия ялы ала.
 
2003-2007 елларда [[Истанбул]] шәһәрендә ([[Төркия]]) «Исмәгыйль ага» мәчете каршындагы мәдрәсәдә шәех Мөхәммәд Әл-Уфыйда белем ала. Фикъһе, фикъһе ысулы, гакыйдә, хәдис, хәдис ысулы, хөснел хат, сарыф ([[морфология]]) һәм нәһү ([[грамматика]]) буенча иснәд ([[Мөхәммәт пәйгамбәр|Пәйгамбәребездән]] [[Салават (гоноратив)|(с.г.в.)]] башлап [[Әбу Хәнифә]] аша өзелми килгән чылбыр) белән иҗазә (шәригать фәннәрен укыту өчен рөхсәт) ала.
 
2007 елдан 2008 елга кадәр [[Төмән өлкәсе|Төмән өлкәсенең]]нең [[Түбән Варта районы|Нижневартовск районы]] Новоаганск бистәсендә имам.
 
2008 елда Казандагы [[Тынычлык мәчете|«Тынычлык» мәчете]] имам-хатыйбы итеп сайлана.
 
2011 елда [[Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте|Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең]]нең нәшрият бүлеген җитәкли.
 
2012 елда фәнни эшләр буенча мөфти урынбасары, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Президиумы әгъзасы, Голәмәләр шурасы әгъзасы, Баш казый киңәшчесе, эксперт советы җитәкчесе.
 
2008-2013 елларда Россия ислам институтының шәригать факультетында белем ала. 6 ышанычлы хәдисләр җыентыгы һәм башка төрле хәдисләр җыентыгы буенча иҗазәт ала.
Юл номеры - 48:
2013 елның 17 апреленнән Татарстан Рсепубликасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти.
 
2013 елның 22 октябрендә [[Уфа]] шәһәрендә Россия Үзәк Диния нәзарәте оешуга 225 ел тулу һәм [[РФ Президенты]] каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр советы утырышы кысаларында,  Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия Президенты [[Владимир Путин]] белән очрашты. 2014 елның 31 маенда Россия Федерациясе Җәмәгать палатасына сайлауларда катнашты.
 
2015 елның 10 гыйнварында Мөхәммәд пәйгамбәргә (с.г.в) ясалган карикатурага кискен каршы чыкты. Ул моны «бөтен кешелеккә һәм, иң беренче чиратта, исламга каршы ясалган һөҗүм» дип атады.
 
[[Гарәп теле|Гарәп]], [[Төрек теле|төрек]] телләрендә иркен аралаша.
Юл номеры - 59:
2004-2007 елларда – мәдрәсдә укыганда фикъһе, фикъһе ысулы, гакыйдә, хәдис, хәдис ысулы, хөснел хат, сарыф (морфология) һәм нәһү (грамматика) буенча иснәд (Пәйгамбәребездән (с.г.в.) башлап Әбу Хәнифә аша өзелми килгән чылбыр) белән иҗазәт (шәригать фәннәрен укыту өчен рөхсәт) ала.
 
2007-2008 елларда Төмән өлкәсенең Нижневартовск районы Новоаганск мәчете каршындагы мәдрәсәдә укыта.
 
2008 елдан, Казандагы [[Тынычлык мәчете|«Тынычлык» мәчетенең]] имамы булып сайланганнан соң, мәчеттә Коръән укырга өйрәнергә теләүчеләр өчен түгәрәк оештыра. Мәчеттә шулай ук гарәп теле, фикъһе һәм гакыйдә буенча дәресләр алып бара.
 
2009 елда  Мөхәммәд Заһид әл-Кәүсәринең укучысы Мөхәммәд Әмин Сираҗдан әл-Кәүсәринең барлык китапларын укыту буенча иҗазәт ала, азан буенча иҗазәте бар.
 
2010 елда «Дарульфикр» белем бирү порталы белән актив хезмәттәшлек итә, биредә ул «Мөхтәрәл әл-Кудури», «Нур әл-Идах» дип исемләнгән абруйлы хәнәфи китаплары буенча белем бирә. Шул ук вакытта [[Vk.com|«ВКонтакте»]] социаль челтәрендә ислам фәннәре буенча йөздән артык дәрес урнаштырыла.
 
2010 елның сентябрендә «Милли үзенчәлек һәм дин» I Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында катнаша.
 
2011 елның июлендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең нәшрият бүлеген җитәкли. Сәмигуллин тарафыннан 30дан артык китап басмага әзерләнә.
 
2011-2012 елларда Казан ислам көллиятендә матуриди гакыйдәсе һәм хәнәфи фикъһы буенча дәресләр алып бара, җәйге мөселман яшьләре лагерьларын оештыруда катнаша.
 
2012 елда Казанның [[Борнай мәчете|«Борнай» мәчетендә]] яшьләр өчен әхлак нигезләре һәм гаилә кыйммәтләре буенча дәресләр алып бара.
 
2012 елда шәех Абдуррахим Лакримнан ([[Марокко]]) алты хакыйкый хәдисләр җыентыгын укытуга изаҗәт ала.
 
2013 елда намаз вакытларын унификацияләү буенча комиссияне җитәкли. Нәтиҗәдә хәнәфи фәтвалары (Такы Усмани, Шиһабетдин Мәрҗани, Баруди) һәм КФУның астрономия һәм космик геодезия кафедрасы исәпләүләре нигезендә бөтен Россия өчен иң төгәл намаз вакытлары исәпләп чыгарыла. 2014 елның 5 июнендә әлеге намаз вакытлары бөтен Татарстан Республикасы буенча үз көченә керде. Моннан тыш, Татарстанның барлык 45 районы өчен дә татар телендә «намаз вакытлары» кушымтасы эшли башлады. Әлеге программа Android һәм OIS нигезендә булдырыла.
 
2014 ел башыннан Россия ислам университетының Шәригать факультеты студентларына хәнәфи фикъһы нигезләрен укыта.
 
2014 елда «Дөньядагы беренче мөселман онлайн-фестивале»нең беренче сессиясендә ачык дәрес белән чыгыш ясый һәм 32 мең тыңлаучыны җыя.
 
2014 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәте структурасында Сәмигуллин башлангычы белән Коръәнне өйрәнү бүлеге булдырыла. Әлеге бүлек Изге китапны бастыру, татар һәм рус телләрендә тәфсирләр әзерләү белән шөгыльләнә, шулай ук Татарстанда Коръән хафизлар әзерләү бурычларын гамәлгә ашыра.
 
2015 елдан Татарстанның барлык дини урта һөнәри белем бирү оешмалары бердәм белем бирү стандартларына күчә, моның өчен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Укыту-методика берләшмәсе эше оештырыла.
 
2015-2016 елларда барлык мәдрәсәләргә мөфтият белгечләре тарафыннан әзерләнгән 52 исемдәге дәреслек таратыла.
 
2017 елда Сәмигуллин башлангычы белән смартфоннар өчен Telеgram хәбәрләшү системасында «Татарский для начинающих» дип исемләнгән махсус канал һәм [[Искеиске татар теле|иске татар телендә]]ндә канал булдырылды, республика мәчетләрендә татар телен өйрәнү буенча «Без – татарлар» укыту программасы эшләнде, [[Татартатар теле|татар телен]]н интернет челтәрендә, аерым алганда, социаль челтәрләрдә пропагандалау буенча мәгълүмати кампания тормышка ашырылды.
 
2017 елда Сәмигуллин тырышлыгы белән «Хозур ТВ» мөселман телеканалы булдырылды. Канал Татарстан һәм [[Башкортстан]] Республикалары территориясендә кабельле тапшырулар режимында трансляцияләнә.
 
2017 елда бердәм гомумреспублика номеры +7(939) 50 50 700 – «ТР мөселманнары Диния нәзарәте ышаныч телефоны» эшли башлады. Аның аша борчыган дини сорауларны телефоннан шалтыратып һәркем бирә ала.
 
== Нәшрият эшчәнлеге ==
2013 елда Сәмигуллин башлангычы белән  ТР мөселманнары Диния нәзарәте каршында «Хозур» нәшрият йортына, «Азан» мөселман радиосына нигез салына.
 
2013 елда «Ислам Тудэй» сайтында үзенең персональ блогын ача, шулай ук сайтта укучыларның сорауларына җавап бирә, укучыларның меңнән артык соравына җавап биргән.
 
2013 елда «Бәйтуль хикмә» (Хикмәт йорты) онлайн-мәдрәсә проектын эшләтеп җибәрә. Әлеге ресурста ислам хокукы дәресләрен алып барды.
 
2013 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Darul-Kutub.com электрон китапханәсен эшләтеп җибәрә. Нәзарәтнең Darul-Kutub дип исемләнгән электрон китапханәсе инкыйлабка кадәрге классик татар галимнәре һәм дин белгечләренең, шулай ук бүгенге көн авторларның китапларын үз эченә ала. Иң мөһим казаныш булып 2017 елда фондның баетылуы тора – бүгенге көндә анда инде 854 китап, шул исәптән сирәк һәм иске хезмәтләр дә, урын алган.
 
2014 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәте инкыйлабка кадәрге [[Шура (альманах)|«Шура» журналы]] һәм [[Дин вә мәгыйшәт (журнал)|«Дин вә мәгыйшәт»]] газетасы эшчәнлеген яңадан башлады.
 
2017 елда «Хозур» нәрият йорты тарафыннан 76 исемдәге китап бастырыла. Барлыгы 250дән артык басма дөнья күрә.
 
2017 елда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Азан» радиосы кабель аша тапшырулар алып баруга күчте.
Юл номеры - 113:
2014 елда Казанның Кол Шәриф мәчетендә Россиядә беренчеләрдән булып бертуктаусыз Коръән укый башладылар. Коръән уку бүгенге көндә дә дәвам итә. 2015 елда әлеге эстафетаны Болгар шәһәрендәге Ак мәчет тә кабул итә.
 
2016 елда Коръәннең классик булып танылган «Кәлам Шәриф» яңа басмасы әзерләнә һәм нәшер ителә. Бөтен дөньяга танылган танылган «Казан басмасы»н яңартып бастыруны Россиядә Коръән бастыру традицияләренең яңарышы дип атарга була.
 
2016 елда мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин башкаруында Россия күләмендә тәүге тапкыр [[Коръән|Коръәннең]]нең тулы версияле аудиоязмасы чыкты.
 
2017 елда Коръәннең «Каләм Шәриф» яңа басмасы рәсми рәвештә дөньякүләм стандартларга тәңгәл килә дип танылды. Коръән Сүриянең вакфлар министрлыгы каршындагы Коръән эшләре буенча Югары комиссиясе тикшерүен уңышлы үтеп, халыкара стандартларга яраклык турындагы Шәһадәтнамәгә ия булды. Шәһадәтнамәдә ТР мөселманнары Диния нәзарәте басмасының Расм Усманиның борынгы исемлегенә (кабул ителгән кануннар буенча хәрефләр һәм сүзләр саны буенча) тәңгәл килүе күрсәтелгән. Әлеге басма текстны уку, өйрәнү һәм дөрес әйтү өчен дә уңайлы дип табылды. Бу гарәп телен белмәгән укучылар өчен аеруча мөһим.
 
Сәмигуллин башлангычы белән Татарстанда Коръән уку бәйгеләре үткәрелә.
Юл номеры - 126:
2014 елдан Мөселман яшьләре форумнары уздырыла.
 
2016 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды каршында мохтаҗларга бушлай кием-салым тарату пункты эшли башлады.
 
2016 елдан IV, V һәм VI Республика ифтарларында 10 шар мең кеше катнашты.  
 
2017 елда Корбан һәм Ураза гаетләрендә һәм Изге Рамазан аенда халыкның ярдәмгә мохтаҗ катламы 2000 корбан малы ите белән тәэмин ителде, 400дән артык аз керемле гаиләгә ашамлык пакетлары, 1300 кешегә бушлай өске кием һәм аяк киеме таратылды, 3000-гә якын фәкыйрь ел буе «Зәкят»  фонды оештырган Хәйрия ашларында кайнар ризык белән сыйланды.
 
2018 елда ТР мөселманнары Голәмәләр шурасы тарафыннан, гаилә кыйммәтләрен саклау һәм хатын-кызлар һәм балалар хокукларын яклау йөзеннән, «Никах теркәгәндә имамнар тарафыннан ислам хокукы нормаларын куллану» һәм «Аерылышу отурында эшләрне караганда казыйлар тарафыннан ислам хокукы нормаларын кулану» нигезләмәләре әзерләнде.
 
== Экстремизмга каршы эшчәнлек ==
2015 елда «Течения и группы ислама» («Ислам агымнары һәм төркемнәре») китабы бастырыла («Хозур» нәшрияты).
 
2016 елда «[[Ğiraq häm Şam İslam däwläte|ДАИШ]]: армия сатаны» («ДАИШ - Иблис гаскаре») китабы дөнья күрә («Хозур» нәшрияты).
 
2016 елдан бирле Татарстан  Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте экстремизм чагылышларын профилактикалау максатыннан, республика колонияләрендә җәза үтәүче мөселманнарны тәрбияләү буенча Җәзаларны үтәтү  буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе белән актив хезмәттәшлек итә. Хәзерге вакытта республиканың барлык колонияләрендә мәчетләр яки намаз бүлмәләре эшли, аларда махсус әзерләнгән имамнар хезмәт куя.
 
2016 елда Terrora-net.ru сайты эшли башлады. Ул дини экстремизм темасына кагылышлы сорауларны тулысынча колачлап алган Татарстандагы бердәнбер интернет-мәйданчык булып кала бирә.
 
2018 елда «Наставления братьям-ученым (алимам) из Неджда ([[Согуд Гарәбстаны|Саудовская Аравия]])» (авторы – Йосыф Рифаи), «Люди Сунны и согласия: кто они?», «Учение заблудших групп и сект и преступления, совершаемые их последователями под предлогом защиты единобожия» дип исемләнгән китаплар нәшер ителә («Хозур» нәшрияты).
Юл номеры - 148:
2015 елда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» комитеты Бөтендөнья хәләл советының (WHC) тулы хокуклы әгъзасы итеп сайлана.
 
2016 елда ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы әгъзасы була.
 
2017 елда Камил Сәмигуллин башлангычы белән стандартлаштыру буенча «Хәләл продукция һәм хезмәтләр» техник комитеты оештырыла. Аның төп максаты – хәләл азык-төлек җитештерү һәм хезмәтләр күрсәтүнең гомумфедераль стандартлашкан ысулларын булдыру.  
 
2017 елда тәүге тапкыр Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017» IX Халыкара икътисади саммиты кысаларында RUSSIA HALAL EXPO дип исемләнгән Хәләл сәнәгате Халыкара күргәзмәсе үтте.
 
== Халыкара багланышлар ==
2018 елда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә [[БМО|БМОның]]ның Икътисад һәм социаль советы (ЭКОСОС) каршында консультатив статус бирелде. Әлеге карар 2018 елның 17 апрелендә ЭКОСОСның Координация һәм идарә буенча утырышында кабул ителде.
 
== Спорт үсеше ==
Юл номеры - 162:
2017 елда тәүге тапкыр [[Шиһабетдин Мәрҗани]] исемендәге кубокка джиу-джитсу буенча Бөтенроссия турниры үткәрелде.
 
2018 елда Сәмигуллин башлангычы белән Россиядә беренче мәртәбә [[Татарстан Республикасы]] имамнары массакүләм рәвештә ГТО нормаларын тапшырды.
 
== Бүләкләр ==
Юл номеры - 172:
* «[[Чечен республикасы|Чечен Республикасы]] Диния нәзарәте оешуга 20 ел» медале
* Венгрия парламентының көмеш медале
* [[Бөтендөнья татар конгрессы|Бөтендөнья татар конгрессының]]ның иң югары бүләге – «Татар халкы каршындагы зур казанышлары өчен» медале
 
== Кызыклы фактлар ==
Юл номеры - 196:
«Ислам 75 дәрестә» («Ислам в 75 уроках», 2016, «Хозур» нәшрияты)
 
«Без җеннәр һәм аларның дөньясы турында ни беләбез?» («Что мы знаеам о джиннах и их мире?»,
 
«Намазда Коръән укуга бәйле ялгышлар» («Ошибки в намазе, связанные с чтением Куръана», 2017, «Хозур» нәшрияты)
 
Түбәндәге китапларны тәрҗемә итте: