Вагыйз Фәтхуллин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к калып өстәү
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up
Юл номеры - 26:
 
== Тормыш юлы ==
Вагыйз Фәтхуллин [[Азнакай районы]] [[Мәсгут]] авылында [[1937 ел]]ның [[24 март]]ында туа. Башта җидееллык мәктәпне, аннан [[Әлмәт]]нең 1 нче урта мәктәбен тәмамлый. [[Башкортстан]]ның [[Октябрьски]] шәһәрендәге нефть техникумының төзелеш бүлегендә укый. Ике ел хәрби хезмәттә булып кайта.
 
[[1964 ел]]да Вагыйз Фәтхуллин [[Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты|Казан төзүче инженерлар институты]]н тәмамлый һәм төзелеш конструкцияләре кафедрасында укыта башлый. [[1973 ел]]да [[Ленинград]]та җыелма-монолит конструкцияләрнең ныклыгын өйрәнүгә багышланган кандидатлык диссертациясен яклый. [[1979 ел]]да Вагыйз Фәтхуллинга [[доцент]], [[1994 ел]]да [[профессор]] дигән гыйльми дәрәҗәләр бирелә. [[1980 ел|1980]]—[[1983 ел|1983]] елларда, югары белемле мөгаллим буларак, [[Алжир]]ның Аннаба университетында укыта. [[1984 ел|1984]]—[[2005 ел|2005]] елларда ул төзүче инженерлар институтының төзү факультеты деканы вазифаларын башкара.
 
== Эшчәнлек ==
Вагыйз Фәтхуллин җитәкчелегендә «Татар телендә югары белем бирү концепциясе» төзелә. Ул — Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы «Татарстан телләре турында»гы Законны гамәлгә ашыру комитеты әгъзасы, [[Бөтендөнья татар конгрессы]] Башкарма комитетының Фән һәм мәгариф буенча комиссия рәисе, Татарстандагы югары уку йортларның ректорлар советы каршындагы татарча укыту буенча фәнни-методик үзәкнең рәис урынбасары, [[Татарстан Фәннәр академиясе]] Гуманитар бүлегенең «Югары уку йортларында фәннәрне татар телендә укыту» буенча гыйльми-методик советы рәисе буларак та зур һәм нәтиҗәле эш алып барды. «[[Фән һәм тел журналы|Фән һәм тел]]» журналын аякка бастыручыларның берсе.
 
{{Цитата|автор=Вагыйз Фәтхуллин|Татар теленә чын-чынлап дәүләт теле статусы бирергә уйлыбыз икән, без мәктәпкәчә тәрбияне дә, урта белем бирүне дә, югары белемле белгечләр хәзерләүне дә ана телендә алып барырга тиешбез. Шунысын да ассызыклап әйтергә кирәк: шушы изге эшнең төп өлешен бүген, безнең буын үтәп чыга алмаса, алдагы елларда бербөтен татар мәгариф системасын төзеп булмас.}}
Юл номеры - 46:
== Искәрмәләр ==
{{искәрмәләр}}
 
{{DEFAULTSORT:Фәтхуллин, Вагыйз }}
[[Төркем:Татар галимнәре]]
[[Төркем:Техник фәннәр кандидатлары]]
[[Төркем:Татарстанның атказанган фән һәм техника эшлеклеләре]]
 
{{DEFAULTSORT:Фәтхуллин, Вагыйз }}