Дамир Шәрәфетдинов (1965): юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к фото өстәү
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Юл номеры - 28:
Дамир Рәүф улы Шәрәфетдинов [[1940 ел]]ның [[12 сентябрь|12 сентябрендә]] [[Казан]] шәһәрендә дөньяга килә. Балачак еллары Татарстанның [[Буа районы]] [[Татар Буасы]] авылында уза, шунда урта мәктәпне тәмамлап, 1959-1963 елларда [[Казан дәүләт педагогика институты]]ның тарих-филология факультетында белем ала. Хезмәт эшчәнлеген «[[Татарстан яшьләре]]» һәм «[[Социалистик Татарстан]]» газеталары редакцияләрендә хәбәрче, аннары спорт бүлеге мөдире булып эшләүдән башлый. 1973 елда [[Ленинград]]та Югары партия мәктәбенең журналистика факультетын тәмамлап кайткач, 1974-1990 еллар арасында ул [[КПССның Татарстан өлкә комитеты]]нда инструктор һәм партия архивы мөдире вазифаларын башкара. 1990нчы еллар башында [[«Татарстан» журналы]]ның баш мөхәррире булып эшләп ала, Татарстанның яңа тарихына бәйле документларны саклау һәм өйрәнү Үзәге директоры (1991-1992), [[Казан милли мәдәни үзәге]]нең фәнни эшләр буенча директор урынбасары кебек җитәкче урыннарда эшли. 1993-2005 елларда ул — [[Татарстан Республикасы]] Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе башлыгы хезмәтендә. Бер үк вакытта 1994 елдан — Баш архив идарәсе һәм Русия тарихчы-архивчылар җәмгыятенең Татарстан бүлеге басмасы «Гасырлар авазы — Эхо веков» фәнни-документаль журналының баш редакторы һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдика советы рәисе.
 
Дамир Шәрәфетдинов — 1964 елдан Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы, ә 2000 елдан [[Татарстан Язучылар берлеге]] әгъзасы. Тарих фәннәре докторы. 2014 елның 7 февралендә вафат булган.<ref>[http://www.azatliq.org/content/article/25259335.html "Ул һәркайда көрәшче булды"] </ref>
 
== Иҗаты ==
Юл номеры - 55:
* [http://www.archive.gov.tatarstan.ru/magazine/go/anonymous/main/?path=mg:/numbers/2010_3_4/11/02/ Дамиру Рауфовичу Шарафутдинову — 70 лет]
 
{{DEFAULTSORT:Шәрәфетдинов, Дамир}}
[[Төркем:Татар тарихчылары]]
[[Төркем:Тарих фәннәре докторлары]]
[[Төркем:Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре]]
[[Төркем:Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәрләре]]
 
{{DEFAULTSORT:Шәрәфетдинов, Дамир}}