«Әбү Хәнифә» битенең юрамалары арасында аерма

3 байта убрано ,  2 ел элек
к
clean up using AWB
к (Bot: Migrating 35 interwiki links, now provided by Wikidata on d:q190896 (translate me))
к (clean up using AWB)
'''Имам Әгъзам Әбү Хәнифә Ногман ибне Сабит ибне Зута әл-Фариси '''(699—767, һиҗри 80—150) — бөек ислам галиме, фәкыйһ, мөхәддис, 4 сөнни [[мәзһәб]]нең берсенә нигез салучы. Әбү Хәнифә [[табигыйн]] буыны вәкиле. [[Гыйрак]]ның [[Күфә]] шәһәрендә туа һәм белем ала. Аның укытучылары арасында [[Мөхәммәд]]нең (саләллаһу галәйһи вәссәләм) [[сәхабә]]ләре дә (разый Аллаһу ганһум) була.
 
Әбү Хәнифә [[Әфганстан]]ның төньягындагы затлы фарсы гаиләсендә, [[Габдел-Мәлик ибне Мәрван]] хәлифәлек иткәндә, туа. Аның бабасы исламны [[Гомәр ибнел-Хәттаб]] хәлифә булган вакытта кабул итә. Әбү Хәнфәнең әтисе Күфә шәһәрендә ефәк һәм кием-салым белән сәүдә иткән, аның үлеменнән соң, әтисенең эше аңа күчә.
 
16 яшендә Әбү Хәнифә әтисе белән [[хаҗ]] һәм [[Мәдинә]]дә Мөхәммәднең (саләллаһу галәйһи вәссәләм) каберен зиярәт кыла. Ул анда [[Габдуллаһ ибне Харис]]ны (разыйаллаһу ганһу) күрә һәм аңардан хәдисләр ишетә. Шулай ук ул [[Әнәс ибне Мәлик]] белән дә очраша.
# [[гореф]] — традицион таралган фикерләр.
 
Әбу Хәнифәнең бөтен мирасы диярлек укучыларына телдән тапшырылган. Укучылары аның мәзхәбенең нигезләмәләрен төркиләр һәм системага салалар. Хәнәфи мәзхәбенең системалаштырылуында һәм таралуында сәхибәйн («ике укчы») - [[Әбу Йосыф]] һәм [[Мөхаммәд әш-Шәйбани]] — зур урын алып тора.
 
Әбу Хәнифәнең укучылар тырышлыгы нәтиҗәсендә аның мәзхәбе фикеһнең теләсә-нинди диярлек мәсьәләсен чишә алырлык мөселман хокукының күпъяклы мәктәбенә әверелә. Хәнәфи мәзхәб Габбасилар тарафыннан хупланган.
 
Әбу Йосыф [[Һарун әр-Рәшид]] хәлиф тарафыннан [[Багъдад]]ның югары казые итеп билгеләнә, һәм ул җирле казыйларны үзе билгеләгән, шуның белән бу мәзхәбнең таралуына булыша. Госман һәм Могол империялрендә хәнәфи мәзхәбе дәүләт статусына ирешә. Хәзерге заман мөселманнарының күпчелеге - бу мәзхәб тарафдарлары.
1 234 896

правок