Алынма: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Legobot (бәхәс | кертем)
к Bot: Migrating 48 interwiki links, now provided by Wikidata on d:q103808 (translate me)
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up
Юл номеры - 1:
'''Алынма ''' — [[халык]]лар арасында барган иҗтимагый-сәяси, мәдәни багланышлар нәтиҗәсендә бер [[тел]]дән икенче телгә үтеп кергән [[сүз]]ләр.
 
Алынма сүзләр барлык телләрдә дә бар, үтеп керү юллары төрле булырга мөмкин. Сөйләм аша кергән алынма сүз телнең грамматик, фонетик закончалыкларына буйсына, мәсәлән, ''капуста ([[Рус теле|рус.]]) — кәбестә''; ''бревно ([[Рус теле|рус.]]) — бүрәнә''.
 
Язма юл белән кергән сүзләр, нигездә, үзгәрешсез саклана: департамент, партия. Башка телгә кергән сүз тышкы яктан гына түгел, мәгънәсе ягыннан да төрле үзгәрешләр кичерергә мөмкин, мәсәлән, китап ([[Гарәп теле|гар.]]) сүзенең [[татар теле]]нә ''бер тыш астында берләштерелгән сәхифәләр'' мәгънәсе генә алынган. Төшенчә атамасы буларак үтеп кергән алынма сүз мәгънәсе үзгәрми, әмма синоним рәвешендә алынган сүзнең мәгънәсе үзгәреш кичерә.
Юл номеры - 12:
* Болардан кала татар телендә борынгы чорларда ук кергән [[Һинд теле|һинд]], [[Кытай теле|кытай]], [[Монгол теле|монгол]], [[Фин-угыр телләре|фин-угыр]] сүзләре дә кулланыла.
 
Соңгылары, шул исәптән гарәп-фарсы сүзләре дә, [[татар теле]]нә тулысынча яраклашканнар. Рус һәм Аурупа телләреннән кергән сүзләрнең бер өлеше (кулланылу тарихы зур булганнары) яраклашса да, [[ХХ гасыр]]да алынма сүз үзгәрешсез кала. Бары тик [[Аурупа]] алынмалары гына, рус теле аша керү сәбәпле, шул телнең закончалыкларына буйсынган хәлдә үтеп керәләр.
 
Бер төркем алынма сүзләр күп кенә телләрдә кулланылалар, алар халыкара лексика буларак билгеле (демократия, конституция һ.б.).
 
== Шулай ук карагыз ==
* [[Варваризм]]
* [[Экзотизм]]
* [[Калька]]
 
== Чыганаклар ==