Азия: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Samson Miodek (бәхәс | кертем)
Сәлкеш (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
[[Файл:LocationAsia.png|right|thumb|300px|Азия дөнья харитасында]]
 
'''Азия''' яки '''Асия'''&nbsp; иң зур һәм халык иң күп яши торган [[дөнья кисәкләре|дөнья кисәге]], башлыча көнчыгыш һәм төньяк ярымшарларда урнашкан. [[Аурупа]] белән [[Ауразия]] [[Кыйтга (география)|кыйтга]]сын төзи. Азия- 44 579 000 дүрткел чакрым (км²) мәйданны били, бу [[Җир]] планетасындагы барлык коры җирнең якынча 30%ын һәм гомуми планета өслегенең 8,7%ын тәшкил итә. Азия кешелекнең күпчелек өлеше өчен туган җир булган<ref>{{cite web |title=The World at Six Billion |url=https://www.un.org/esa/population/publications/sixbillion/sixbillion.htm |publisher=UN Population Division |archiveurl=https://web.archive.org/web/20160305042434/http://www.un.org/esa/population/publications/sixbillion/sixbillion.htm |archivedate=March 5, 2016 |deadurl=no}}, [https://web.archive.org/web/20160101220025/http://www.un.org/esa/population/publications/sixbillion/sixbilpart1.pdf Table 2]</ref>, монда [[беренче цивилизацияләр]] барлыкка килгән. Дөньяның бу кисәге тыгыз һәм зур шәһәрләре һәм халык бик күп булып яшәгән төбәкләре белән дә үзенчәлекле. Азиядә 4,5 миллиард кеше яши – бу дөнья халкының якынча 60% дигән сүз.
 
Гомумән алганда, Азия көнчыгышта [[Тын океан]], көньякта [[Һинд океаны]], ә төньякта [[Төньяк Боз океаны]] белән чикләшә. Азия белән Аурупаның чиге исә тарихи һәм мәдәни бер конструкт булып тора, чөнки аларның икесе арасында ачык бер матди яки географик аерма-чик юк. Ике дөнья кисәгенең чиге бәхәсле мәсьәлә булып кала бирә; бүгенге чик классик антик чорда барлыкка килгән беренче концепциядән аерыла. Ауразиянең ике кисәккә бүленүе Көнчыгыш һәм Көнбатышның (Шәрекъ белән Мәгърибнең) мәдәни, лингвистик һәм этник аермалыкларын чагылдыра. Күпчелек тарафыннан кабул ителгән чикләргә күрә, [[Сүәеш муентыгы]] көнчыгыш ягыннан Азияне Африкадан аера; [[Төрек бугазлары]], [[Урал таулары]] һәм [[Җаек (елга)|Җаек]] елгасының көнчыгыш яклары, [[Кавказ таулары]]ның көньягы, [[Каспий диңгезе|Хәзәр]] һәм [[Кара диңгез]]ләр Азияне Аурупадан аера<ref name="ReferenceA">{{cite book |title=National Geographic Atlas of the World |edition=7th |year=1999 |location=Washington, DC |publisher=[[National Geographic җәмгыяте|National Geographic]] |isbn=978-0-7922-7528-2}} "Europe" (pp. 68–69); "Asia" (pp. 90–91): «Азия белән Аурупа арасындагы гомуми кабул ителгән чикләрне Урал таулары, Җаек елгасы, Каспий диңгезе, Кавказ таулары һәм Кара диңгез, Босфор һәм Дарданелл бугазлары формалаштыра». {{ref-en}}</ref>.
Юл номеры - 19:
Азия территориясендә бүгенге көндә тулысынча яки өлешчә 54&nbsp;[[дәүләт]] урнашкан, шуларның дүртесе (''[[Абхазия]], [[Кытай Республикасы]], [[Төньяк Кипрның Төрек Җөмһүрияте]], [[Көньяк Осетия]]'') [[Танылмаган дәүләтләр|өлешчә танылганнар]].
 
{| cellspacing="0" cellpadding="0" class="" style="background-color:transparent; width:80%;"
|- style="vertical-align:top;"
| style="width:33%; text-align:left;" |