«Мурманск» битенең юрамалары арасында аерма

26 байт добавлено ,  1 год назад
төзәтмә аңлатмасы юк
[[2010 ел]] җанисәбе буенча шәһәрдә 307 257 кеше яши<ref name="demoscope.ru">[http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus10_reg2.php 2010 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны]</ref>. [[2018 ел]] башында шәһәрдә 295 374 кеше яши <ref>[http://www.gks.ru/free_doc/doc_2018/bul_dr/mun_obr2018.rar ]</ref>.
 
Мурманск — [[Tönyaq polär tügäräk|Төньяк котып түгәрәге]] аръягында урнашкан шәһәрләрләреннән иң зурысы. [[Баренц диңгезе|Барнец диңгезе]]нең [[Кола култыгы]] ярларындагы туңмый торган порт. Тимер юл стансасы. Сәнәгатьнең төп тармаклары — балык тоту һәм аны эшкәртү, көймә төзәтү, төзелеш материаллары һ.б. Котып фәнни-тикшеренү, диңгез балыкхуҗалыгы һәм океанография институты, 3 югары уку йорты, 3 театр, өлкәне өйрәнү, нәфис, хәрби-диңгез музейлары бар.
 
Мурманск Кола култыгында туңмый торган портны төзелүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән. 1930-еллардан Мурманск [[Төньяк диңгез юлы]]ның башлангыч урыны. [[Икенче Бөтендөнья сугышы]] вакытында Мурманск порты мөһим стратегик әһәмияткә ия булды.
5881

правка