Ильтани Илялова: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
Юл номеры - 35:
[[1968 ел]]дан бирле Илялова Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының өлкән гыйльми хезмәткәре, татар театр сәнгатенең тарихына, бүгенге хәленә бәйле проблемаларны тикшерү буенча фәнни эш алып бара.
 
Театр тәнкыйтьчесе буларак, И.Илялова матбугатта [[1959 ел]]дан күренә башлый. Аның актерлар хезмәте, спектакльләр турында язган беренче мәкаләләре, рецензияләре Ташкәнт газеталарында, “Шәрекъ Йолдызы” журналында, соңга таба үзәк газеталарда, “Культура и жизнь”, “Театр”, “Театральная жизнь” кебек сәнгать журналларында басыла. [[1962 ел]]да Ташкәнттә яшь тәнкыйтьченең үзбәк театр сәнгатенең күренекле вәкиле, СССРның халык артисты Нәби Рәхимов иҗаты турында беренче мөстәкыйль китабы дөнья күрә. Казанга күчеп килгәч, И.Илялова үзенең төп игътибарын татар театр сәнгатен өйрәнүгә юнәлтә, дистәләгән мәкаләләре, СССР халык артисты Шәүкәт БиктимеровБиктимерев иҗаты турындагы очеркы (“Труд актера” җыентыгы, Мәскәү, [[1974]]) һәм бигрәк тә “Бүгенге татар театрында актерлык осталыгы” ([[1978]]) исемле күләмле хезмәте белән үзен югары белемле, тирән эрудицияле сәнгать белгече итеп таныта. Авторның “Бөек Ватан сугышы чорында Татар дәүләт академия театры”, “Хәзерге Татар дәүләт академия театры” исемле хезмәтләре (“Татар совет театры” китабы, Казан, [[1975]]) һәм “Халык артистлары” (“Народные артисты”, Казан, [[1980]]) дигән җыентыкта урнаштырылган очерклары да үзләренең фикри тирәнлекләре, нечкә күзәтүләре һәм принципиаль карашлары белән аерылып торалар.
 
== Бүләкләре, мактаулы исемнәре ==