Төп менюны ачу

Үзгәрешләр

14 байт добавлено ,  1 год назад
төзәтмә аңлатмасы юк
'''Әхмәтһади Низаметдин улы Максуди''' (''Әхмәдһади Максуди, Һади Максуди, Әхмәд Максуди, احمد هادی مقصودی'' буларак та билгеле, [[28 сентябрь]] [[1868 ел]] ― [[28 июнь]] [[1941 ел]]) ― атаклы [[татар]] [[мөгаллим]]е, җәмәгать эшлеклесе, [[журнал]]ист һәм нашир. Ул төзегән «[[Мөгаллим сәни]]» [[İske imlä|гарәп имлясы]] дәреслеге бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый һәм төрле милләт кешеләре тарафыннан кулланыла. Шулай ук, Әхмәтһади Максуди [[Казан]]да беренче татар китапханәсен - «[[Китапханәи Исламия]]»не оештыручы буларак та билгеле.
== Тормыш юлы ==
Әхмәтһади Максуди [[1868 ел]]ның [[28 сентябрь|28 сентябрендә]] [[Казан губернасы]] [[Ташсу]] авылында, (хәзерге [[Биектау районы]]на керә ) авыл мулласы Низаметдин (1845/46-1900) гаиләсендә туган. Бу гаиләдә татар дөньясының ике олуг шәхесе — Һади һәм [[Садри Максуди]]лар туып-үскәннәр.
 
Әхмәтһади башта үз авылындагы әтисе мәдрәсәсендә укый. [[1881 ел]]ны ул [[Казан]]га килә, заманының мәшһүр мәдрәсәләренең берсе булган «[[Күл буе мәдрәсәсе|Күл буе]]» яки «[[Галләмия мәдрәсәсе|Галләмия]]» мәдрәсәсенә укырга керә һәм сигез ел дәвамында шунда белем ала. Укып бетергәч , [[1890]]-[[1892 ел]]ларда шунда мөгаллимлек итә. Мәдрәсә мәгариф системасына җитди үзгәрешләр кертергә кирәклеген аңлап, Һади 1892 елда татар мәгарифендә чын мәгьнәсендә инкыйлаб ясап, татар әлифбасына 6 хәреф кертә һәм «Имляда ишетелгәнчә язу тиешле» дигән кагыйдәсеннән файдаланып, үзенең «Мөгаллим әүвәл» әлифбасын бастырып чыгара. Әлеге дәреслек [[1918 ел]]га кадәр барлыгы 32 басма кичерә, [[татар]] балалары өчен генә түгел, ә [[казакъ]], [[башкорт]], [[кыргыз]], [[үзбәк]] балаларының да уку китабы булуы белән уникаль күренешкә әйләнә.