Германия: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IlnarSelimcan (бәхәс | кертем)
IlnarSelimcan (бәхәс | кертем)
инглизчәдән берничә җөмлә
Юл номеры - 128:
1938 нче елның 9-10 нчы ноябрендә, тарихка «[[бәллүр төне]]» ({{lang-de|Kristallnacht}}), «ватык пыяла төне» дип кереп калган погромнар барышында йөзләрчә [[синагога]], меңнәрчә кибет һәм башка эшмәкәрлек бинасы җимерелә; 30000-гә якын яһүд ир-аты һәм күп яһүд хатын-кызлары нацистлар тарафыннан кулга алына; яһүдләргә каршы коммендант сәгате кертелә<ref>{{cite web|url=https://www.ushmm.org/outreach/en/article.php?ModuleId=10007697|title=The "Night of Broken Glass"|website=www.ushmm.org|language=en|access-date=8 February 2017|deadurl=no|archiveurl=https://web.archive.org/web/20170211075203/https://www.ushmm.org/outreach/en/article.php?ModuleId=10007697|archivedate=11 February 2017|df=dmy-all}}</ref>.
 
Ике фронтта сугышырга туры килүдән курыккан Һитлер хөкүмәте 1939-ның августында соңрак үзе үк бозачак [[Молотов-Риббентроп пакты]]н имзалый. Бу пактның төп өлешендә Алмания һәм [[Советлар Берлеге]] бер-берсенә һөҗүм итмәскә вәгъдә итешәләр. Әмма документның яшерен өлеше дә була — ул яшерен өлештә ике ил Көнчыгыш Аурупаны (шул исәптән Польшаны), "«Советлар Берлеге мәнфәгатендәге өлкәгә"» һәм "«Алмания мәнфәгатендәге өлкәгә"» аерып, үзара бүлешәләр.
 
1936—39 елларда Италия белән берлектә Испаниягә каршы интервенция оештыра. 1938 елның мартында Австрияне, шул ук елның октябрендә [[Чехословакия]]нең Судет өлкәсен басып ала. 1939 елның 1 сентябрендә Алмания Польшага һөҗүм ясап, [[икенче бөтендөнья сугышы]]н башлап җибәрә. 3 сентябрьдә [[Бөекбритания|Англия]] һәм [[Франция]] Алманиягә каршы сугыш игълан итә. 1940 елның апрельдә Алмания [[Дания]] һәм [[Норвегия]]не, май—июньдә исә [[Бельгия]], [[Голландия|Һолландия]], [[Люксембург]] һәм [[Франция]]не басып ала. 1940 елның сентябрендә [[Берлин]]да Алмания, [[Италия]] вә [[Япония]] хәрби берлек төзи. 1941 елның апрелендә Алмания [[Югославия кыйраллыгы|Югославия]] һәм [[Юнанстан]]ны басып ала. Шул ук елның 22 июнендә исә Алмания [[Бөек Ватан сугышы|Советлар Берлегенә һөҗүм итә]]. Сугыш башындагы уңышларга карамастан, алманнар ахыргы исәптә җиңелә. 1945 елның 2 маенда совет гаскәрләре Берлинны яулап ала. 7 майда [[Реймс]] шәһәрендә алман вәкилләре берсүзсез тәслим (капитуляция) турында актка кул куя. 8 майда совет ягы таләбе буенча, алар кабат тәслим (капитуляция) актын имзалыйлар. Бу килешүдән соң, 1939-ның 1 нче сентябрендә, Алмания Польшаны басып ала — Аурупада [[Икенче бөтендөнья сугышы]] башлана<ref name="Fulbrook 190">Fulbrook, pp.&nbsp;190–195.</ref><ref>Axelrod, Alan (2007) Encyclopedia of World War II, Volume 1. Infobase Publishing. pp. 659.</ref>.
 
[[File:Europe under Nazi domination.png|thumb|[[Икенче бөтендөнья сугышы]], [[Алмания оккупациясендәге Аурупа]], 1942 ел]]
 
=== Сугыштан соңгы еллар. Көнчыгыш һәм Көнбатыш Алмания ===