Дарулар: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎top: clean up using AWB
Юл номеры - 3:
'''Дарулар''' ({{lang-fa|дару}} - дару, им сүзеннән) - авыруны искәртү, диагностикалау, дәвалау һәм авыру булдырмау өчен кулланылган матдәләр.
 
[[Химик синтез]] ысуллары белән яки [[биотехнология]]ләр ярдәмендә кеше яки хайван канынан, әгъзаларынан һәм тукымаларынан, микроорганизмнардан,үсемлекләрнең һәм минераллардан алына.
 
Русиядә дарулар дәүләт реестрына кертелгән, теркәлү саны һәм сыйфат сертификаты булган чаралар карый. [[Медицина]]да 3000 гә якын дару препараты (куллануга әзер дозалы дару) кулланыла. Дару периферик һәм [[үзәк нерв системасы|үзәк нерв]] системалары, башкару әгъзалары һәм системалары ([[тын алу]], [[кан әйләнеше]], аш сеңдерү һ.б.) функцияләрен, [[матдәләр алмашыну]] процессларын көйләүгә, [[микроблар|микробка]] ([[бактерияләр|бактерия]], [[вируслар|вирус]], [[протозойлар|протозой]] һ.б.) каршы, иммунобиологик (иммунологик искәртү һәм терапия өчен), [[наркотик матдәләр|наркотик]] һәм психотроп (махсус исемлекләргә кертелгән), агулы (А исемлеге), көчле тәэсир иткән һ.б., шулай ук яңа (сәнәгать масштабында 1нче тапкыр эшләп чыгарлганнан соң 3 ел үтмәгән), стандарт (өйрәнелгән дарулар тәэсире алар белән чагыштырыла) һ.б. төрләре аерыла.