Тендер: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Byltyr (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎top: clean up
Юл номеры - 1:
'''Тендер''' -
# теге йә бу проектны, эш төрләрен тормышка ашыру, [[Сәнәгать|сәнәгать]], [[Авыл хуҗалыгы|авыл хуҗалыгы]] һәм (яки) инфраструктура объектлары төзү, мәгълүм төрдәге товарлар белән тәэмин итү хокукы алу өчен ярышулы (конкурслы) сатулашу. Тендер заказ бирүче оештырган комитет тарафыннан гамәлгә ашырыла. Ул комитетның төп вазифаларына түбәндәге гамәлләр керә: тендер өчен кирәкле документларны әзерләү, тендер үткәрелү турында игълан тарату, көндәшлектә өстенлеккә аеруча сәләтле булган тәкъдимнәрне сайлап алу максатларында тендерда катнашучылар ясаган тәкъдимнәрне һәм гаризаларны анализлау һәм бәяләү. Кагыйдә буларак, тендерга зур күләмле төрле эшләр таләп итүче комплекслы эре объектлар куела. Тендерның ачык (публичный) һзм ябык типта булуы мөмкин. Соңгысында заказ бирүче тарафыннан сайлап алынган оешмалар гына катнаша;
#контракт төзергә, товарлар белән тәэмин итәргә, [[кыйммәтле кәгазьләр]] сатып алырга нияте булуын хәбәр итүче язма белдерү.
 
[[Төркем:Икътисад терминологиясе]]