Хәсәнгата Габәши: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 24:
'''Хәсәнгата Мөхәммәт улы Габәши''' ({{ТД}}, {{wikidata|P19}} — {{ҮД}}, {{wikidata|P20}}) — күренекле [[татар]] [[галим]]е, [[тарихчы]], [[мөгаллим]], [[дин]] һәм [[җәмәгать]] [[эшлекле]]се, [[җәдитчелек]] [[хәрәкәт]]енең [[мәшһүрлек|мәшһүр]] [[вәкил]]е.
 
Ул [[Казан өязе]]нең (хәзерге [[Татарстан]]ның [[Биектау районы]]) [[Кече Солабаш|Кече Салабаш]] авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Укырга-язарга өйрәнү, [[Коръән]] нигезләре һәм Көнчыгыш телләре буенча беренче дәресләрне заманасына күрә зур белемле саналган бабасы белән атасыннан ала <ref>Аның бабасы Гобәйдулла бине Кәлимулла Габәш [[XIX йөз]] башында үк эпистоляр «Фатыйманәмә» поэмасы белән шөһрәт казана, атасы Мөхәммәт бине Гобәйдулла дини әдәбиятны яхшы белүче һәм татарча кулъязма китап күчереп язучы буларак таныла</ref>.
 
[[1874 ел|1874]]-[[1886 ел|1886]] елларда [[Казан]]ның [[Әҗем мәчете]] каршындагы [[«Гаффария» мәдрәсәсе]]ндә укый һәм соңрак шунда мөгаллимлек итә. [[1889 ел]]да Казан эшмәкәрләре [[бертуган Юнысовлар]]ның [[Мөселман балалар ятимханәсе|мөселман балалары ятимханәсендә]] укыта һәм анда, шәһәрдә беренчеләрдән булып, җәдитчә укыту ысулларын кертә.
 
[[1890 ел]]дан — Кече Солабаш авылы мәчете имам-хатибы, [[1894 ел]]дан — ахун. [[1895 ел|1895]]-[[1899 ел|99]] елларда [[Оренбург Мөселманнар Диния нәзарәте]]ндә казый булып эшли. Шул ук вакытта [[«Галия» мәдрәсәсе|«Галия»]] һәм [[«Госмания» мәдрәсәсе (Казан)|«Госмания»]] мәдрәсәләрендә укыта.
 
[[Октябрь инкыйлабы]]ннан соң [[Арча]] кантоны педагогик курсларында укыта. [[ТАССР]] Үзәк музееның татар-мөселман коллекциясен туплауда зур роль уйный. [[1932 ел]]ның гыйнварында кулга алына, хөкем ителеп, [[Архангил]] өлкәсенә төзәтү эшләренә сөрелә. [[1936 ел]] башында, сәламәтлеге какшау сәбәпле, иреккә чыгарыла. [[1936 ел]]ның [[7 август]]ында вафат була. Ул [[Кече СалабашСолабаш]] авылы зиратына җирләнгән.
== Шулай ук карагыз ==
{{Портал|Шәхесләр}}