Александр Ключарёв: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
IanraBot (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 42:
1928 елда А.Ключарев [[Мәскәү консерваториясе]]нең композиция факультетына укырга керә. Башта аны Н.Жиляев, аннан соң күренекле композитор, дирижер һәм педагог, СССР ның халык артисты [[Рейнгольд Глиэр]] укыта. Глиэр «Красный мак», «Медный всадник» балетлары, «Шаһсәнәм», «Гөлсара» опералары, күпсанлы симфоник поэмалары белән киң танылу алган композитор була һәм Александр Ключаревта шәрекъ аһәңнәренә карата зур кызыксыну уята.
 
Хезмәт сөючән Александр биредә дә укуын эш белән бергә алып бара: Мәскәүдәге эшче театрының музыка җитәкчесе һәм дирижеры булып эшли. Шунда укыганда ул [[Кәрим Тинчурин]]ның «[[Зәңгәр шәл (спиктәкел)|Зәңгәр шәл]]», «Казан сөлгесе», «Ил», [[Мирхәйдәр Фәйзи]]нең «[[Галиябану (спиктәкел)|Галиябану]]», [[Габдрахман Минский]]ның «Шлем» пьесаларына музыка яза. Татар композиторы булып китүдә аңа ул вакытта Мәскәү консерваториясе каршында ачылган татар студиясендә укып йөрүче [[Газиз Айдарский]], [[Сара Садыйкова]], [[Гөлсем Камская]], [[Хөсәен Уразиков]], [[Асия Измайлова]], композиторлар [[Мансур Мозаффаров]], [[Нәҗип Җиһанов]], [[Заһид Хәбибуллин]] белән аралашуы да зур йогынты ясый.
 
[[1933 ел]]да Мәскәү консерваториясен тәмамлагач, яшь композиторның үз әсәрләреннән төзелгән беренче авторлык концерты була. Шунда аның «[[Галиябану (спиктәкел)|Галиябану]]» симфоник сюитасы да башкарыла. Шул концертны тыңлаган, ул вакытта Мәскәүдә яшәгән [[Муса Җәлил]] композиторның иҗатына югары бәя биреп, «Коммунист» гәзитендә (1933, 30 ноябрь): «Без бу яшь таланттан татар совет музыкасы өчен тагын күп нәрсәләр көтә алабыз», - дип язып чыга.
Шул ук елда А.Ключарев хәрби хезмәткә алына һәм [[Уфа]] шәһәренә җибәрелә. Шунда 4 ел яшәү дәверендә ул башкорт композиторлары белән таныша, башкорт халкының фольклорын өйрәнә, башкорт темасына берничә әсәр яза һәм бу бәйләнешне алдагы иҗатында да дәвам итә.