«Габдулла Кариев» битенең юрамалары арасында аерма

44 байта добавлено ,  1 год назад
к
к (мәгълүмат өстәү → Гражданлык → РСФСР)
 
Артист [[Г. Камал]] әсәрләрендәге образларны аеруча яратып башкара. Ул әдәби әсәрдә сурәтләнгәннәр белән генә чикләнеп калмый, персонаж прототипларының психологиясен, гореф-гадәтләрен, үз-үзләрен тотышларын һәм сөйләшү үзенчәлекләрен өйрәнә. Шулар ярдәмендә җыелма образлар иҗат итә. Мәсәлән, шундый образлардан Хәмзә («Беренче театр»), Әхмәтҗан («Бүләк өчен»), Сираҗи («Банкрот»), Мөхәммәтҗан Хафиз («Безнең шәһәрнең серләре») һ. б. күрсәтергә мөмкин. Г. Кариев, репертуарны киңәйтү нияте белән, төрле язучыларга мөрәҗәгать итә. [[Ф. Әмирхан]]ның «Яшьләр» драмасын, азәрбайҗан язучысы [[П. Вәхирев]]нең «Мөсибәте Фәхретдин» исемле әсәрен сәхнәгә куя. Үзе дә «Артист» исемле комедия яза.
1917-1918 елларда Г. Кариев җитәкләгән [[«Сәйяр» труппасы]] [[М. Горький]]ның «Мещаннар», [[А. Чехов]]ның «Чия бакчасы», [[М. Фәйзи]]нең «[[Галиябану (спиктәкел)|Галиябану]]» һәм башка әсәрләрен сәхнәләштерә.
 
Г. Кариев – халыкның талантлы, алдынгы фикерле улы. Ул театрны бөтен йөрәге белән ярата. Язучы [[Г. Ибраһимов]] аның турында: «Кариев өчен тормыш, дөнья, бәхет, сәгадәт юк, тик театр бар, шул театрны үстерү өчен, шуның белән көю бар иде», — дип язды.
1 215 225

правок