Галия Кайбицкая: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к →‎Тәрҗемәи хәле: викиләштерү
IanraBot (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 29:
Әтисе - Мотыйгулла. [[Кече Кайбыч]] халкы ятим калган Мотыйгулланы үз исебенә мәдрәсәдә укыта, хаттә чит илдә [[Каһирә]]дә дини белем алырга мөмкинлек бирә. Кайтуышлый сеңлесе янына кереп, Җаекта (Уральск) шәһәрендә төпләнеп кала. [[Мотыйгулла Төхфәтуллин|Мотыйгулла]]ның алдынгы карашлары, белемле булуына сокланалар һәм дин хезмәтенә димлиләр.
 
Галиянең әнисе Гыйззеназ утыз елдан артык ире Мотыйгулла хәлфә салган мәдрәсәдә хатын-кызлар укыта. Ул татар дөңьясында беренче булып хатын- кызлар хорын оештыра. Кечкенә Галия шул хорның танылган башкаручысына әверелә. Заманында танылган җырчы - бертуган абыйсы [[Камил Мотыйгый]] сеңлесе Галиянең бу талантын күреп мактый, аңа шул юлны дәвам иттерергә киңәш бирә. Ниһаять, 15 яшьлек Галия [[Җаек (шәһәр)|Жаек]]та [[1921 ел]]ларда [[Әдһәм Кайбицкий]] һәм [[Хәмит Төхбәтуллин]]нар тарафыннан оештырылган татар театр труппасы спектакльләрендә катнаша башлый.
 
1923 елда Галия [[Казан театр укуханәсе|Татар театр техникумын]]а укырга керә. Шул ук вакытта [[Камал театры|татар драма театрында]] музыкаль спектакльләрдә катнаша башлый. Тирән белемгә омтылышы аны Көнчыгыш музыка техникумына китерә. Ул елларда татар театр мәдәниятенең күренекле эшлеклеләре – [[Кәрим Тинчурин]], [[Салих Сәйдәшев]], [[Солтан Габәши]], [[Мирхәйдәр Фәйзи]], [[Хәлил Әбҗәлилов|Х. Әбҗәлилов]], [[Фатыйма Ильская|Ф. Ильская]], [[Гөлсем Болгарская|Г. Болгарская]] һ.б. белән аралашу Г. Кайбицкаяның иҗади яктан үсүенә зур йогынты ясый.
Юл номеры - 35:
[[1934 ел]]да Г. Кайбицкая [[Мәскәү]] консерваториясе каршындагы Татар опера студиясенә укырга җибәрелә, [[1939 ел]]да ул әле яңа гына ачылган Татар опера театрының төп җырчысына әверелә, татар опера сәнгатенең үз традицияләрен булдыруда армый-талмый һәм илһамланып эшләгән кешеләрнең берсе була.
 
1940-50 елларда опера театры сәхнәсендә Г. Кайбицкая барлык татар опера һәм музыкаль комедияләрендә диярлек төп партияләрне, (мәсәлән, «Алтынчәч» операсында Алтынчәч, «[[Наёмщик (драма)|Наёмщик]]»та Гөлйөзем, «[[Башмагым (спиктәкел, 1942)|Башмагым]]»да Сәрвәр, Галиябануны шул исемдәге операда, «[[Качкын (опера)|Качкын]]»да Рәйханә, «Түләк» операсында Сусылу һ.б.) зур осталык белән башкара.
 
Рус һәм чит ил операларында бик тә катлаулы партияләрне башкаруы («Риголетто»да Джильда, «Травиата»да Виолетта, «Фауст»та Маргарита, «Патша кәләше»ндә Марфа, «Кар кызы»нда Кар кызы) җырчының зур таланты, осталыгы турында сөйли.