Мөнир Якупов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к мәгълүмат өстәү: →‎Иҗаты
IanraBot (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 33:
Яшь җырчының театрда беренче рольләреннән А.Бородинның “Кенәз Игорь” операсында Игорь партиясе була. Классик урыс операсында бу партия иң катлаулылардан санала, һәм аны яңа гына консерватория тәмамлаган яшь җырчыга тапшыру үзе үк аңа зур ышаныч күрсәтеп, киләчәктә аның чын оста булып үсәчәгенә өмет баглауларын күрсәтә. Җырчы Римский-Корсаковның “Патша кәләше”ндә – Грязной, П.Чайковскийның “Пиковая дама”сында граф Томский, Д.Пуччининың “Богема”сында – Шонар, “Тоска” операсында – Скарпиа, Ж.Бизеның “Кармен”ында – Эскамильо, М.Мусоргскийның “Борис Годунов”ында – Борис, Д.Вердиның “Риголетто”сында – Риголетто, “Травиата” операсында Барон һәм башка образларны иҗат итә. Шунысын да әйтергә кирәк, бу рольләрнең күбесен Мөнир Якуповка кадәр урыс җырчылары гына башкарган. Опера сәхнәсеннән бушаган арада Мөнир 50-70 нче елларда опера сәнгате йолдызлары, ә аннан соң филармониягә эшкә күчкән Татарстанның халык артистлары [[Венера Шәрипова]], [[Фәхри Насретдинов]], [[Сара Садыйкова]] кебек җырчылар белән концертлар куеп, элеккеге Советлар Союзының бик күп төбәкләрендә була.
 
Мөнир Якупов татар опера сәнгатен үстерүгә дә лаеклы өлеш кертте. Ул театрда татарча куелган барлык сәхнә әсәрләрендә катнашып килә. Җырчы С.Сәйдәшевнең “[[Наёмщик (драма)|Наёмщик]]” музыкаль драмасында – мулла, Бату Мөлековның “Кара йөзләр” операсында – Галимҗан, Җ.Фәйзинең “Башмагым”“[[Башмагым (спиктәкел, 1942)|Башмагым]]” музыкаль комедиясендә – Кәрим бай, Н.Җиһановның “[[Алтынчәч]]” операсында – Хан, “Муса Җәлил”дә Ишназаров партияләрен башкарды.
 
2006 елдан [[Казан консерваториясе]]ндә укыта.