Павел Беньков: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
IanraBot (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 39:
==== Татар дәүләт театрында ====
[[1922 ел]]да [[Кәрим Тинчурин]] [[Фәтхи Бурнаш]]ның «Таһир-Зөһрә» романтик трагедиясен куйганда, П.П. Беньков гарәп миниатюраларына нигезләнеп, сәхнәдә мавритан архитектурасын күрсәтүгә ирешә, áркаларны көнчыгыш «сөлс» шәкелендәге гарәп язулары белән, үсемлек шәкелендәге татар милли орнаментлары белән бизи. [[Бакый Урманче]] рәссам ясаган декорацияләрнең драма әсәренең эчтәлеген аңлап, бик саклык белән ясалган булуына игътибар итә.<br/>
[[Кәрим Тинчурин]] куйган «[[Зәңгәр шәл (спиктәкел)|Зәңгәр шәл]]» музыкаль драмасының сәхнәсен бизәгәндә тормышчан дөреслеккә, киемнәрдә этнографик төгәллеккә басым ясый. Арткы пәрдәдә ясалган табигать, авыл күренешләре сәхнә бизәлешен бербөтен итә.
 
[[1928 ел]]да МХАТ артисты Н.А. Шульга [[Татар театр техникумы]]ның чыгарылыш спектакле итеп куйган М. Зәетовның «Иске Казан диварлары артында» спектаклен бизи. Хан сарае күренешләрен, [[Сөембикә]] ханбикә киемнәрен ясаганда, көнчыгыш купшылыгыннан, псевдоромантик ысулдан баш тартып, тормышчанлыкка ныграк басым ясый.