Төп менюны ачу

Үзгәрешләр

к
clean up
}}
<small>{{мәгънәләр|Максудов}}</small>
'''Әхмәтһади Низаметдин улы Максуди''' (''Әхмәдһади Максуди, Һади Максуди, Әхмәд Максуди'' буларак та билгеле, [[28 сентябрь]] [[1868 ел]] ― [[28 июнь]] [[1941 ел]]) ― атаклы [[татар]] [[мөгаллим]]е, җәмәгать эшлеклесе, [[журнал]]ист һәм нашир. Ул төзегән «[[Мөгаллим сәни]]» [[İske imlä|гарәп имлясы]] дәреслеге бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый һәм төрле милләт кешеләре тарафыннан кулланыла. Шулай ук, Әхмәтһади Максуди [[Казан]]да беренче татар китапханәсен - «[[Китапханәи исламияИсламия]]»не оештыручы буларак та билгеле.
== Тормыш юлы ==
Әхмәтһади Максуди [[1868 ел]]ның [[28 сентябрь|28 сентябрендә]] [[Казан губернасы]] [[Ташсу]] авылында, (хәзерге [[Биектау районы]]на керә ) авыл мулласы Низаметдин гаиләсендә туган. Бу гаиләдә татар дөньясының ике олуг шәхесе — Һади һәм [[Садри Максуди]]лар туып-үскәннәр.
Һади Максуди татар мәктәп-мәдрәсәләре өчен 30 дан артык исемдә дини һәм фәнни дәреслекләр, методик кулланмалар яза һәм аларның һәрберсе диярлек 2—3—6 басма кичерәләр. Соңрак галим [[Җамал Вәлиди|Җ. Вәлиди]] аның «Төрки сарыф» ([[морфология]]), «Төрки нәхүе» ([[синтаксис]]), «Шифаһия» («[[Гарәп теле]]н өйрәнү өчен 100 дәрес») кебек хезмәтләренә югары бәя биреп:
<blockquote>Бу китаплар туган телебезне өйрәнү өлкәсендә чын мәгьнәсендә фәнни хезмәтләр булды</blockquote> дип әйтә.
Аның «Мөгаллим әүвәл» һәм «Гыйбадәте исламияИсламия]]» дәреслекләре бөтен бер тарихи чорны алып торалар, алар хәтта, гарәп теленә тәржемә ителеп, [[Мисыр]] мәктәпләрендә дәреслек булып та кертеләләр.
=== Наширлек ===
[[1893 ел]]да Максуди [[Төркия]]гә китә һәм андагы яңа ысул белән укыту системасы белән таныша. Татар телендә газета чыгарырга теләгән Һади анда [[газета]] чыгару серләренә дә өйрәнә. Монда ул төрек язучысы [[Ж. Мидхәт|Җ. Мидхәт]] белән таныша, [[«Икьдам» газетасы]] мөхәрире белән дуслаша, хәтта бераз вакыт әлеге гәзиттә эшләп тә ала. Төркиядән кайтышлый ул, [[Исмәгыйль Гаспринский]] чакыруы буенча, [[Кырым]]да [[Бакчасарай]]да туктала, андагы [[Зынҗырлы мәдрәсәсе]]ндә укыта, [[«Тәржеман» газетасы|«Тәрҗеман» газетасы]]нда эшли.
[[1918 ел]]ның 21 июнендә 12 ел татар халкына хезмәт иткән «Йолдыз» газетасының соңгы —1900 саны чыга.
=== Җәмәгать эшчәнлеге ===
Әхмәтһади Максуди Казанда беренче татар китаханәсен —«[[Китапханәи исламияИсламия]]» оештыручыларның берсе. Китапханә [[1906 ел]]ның [[2 гыйнвар]]ында ачыла һәм шул көннән башлап [[1923 ел]]га кадәр аның мөдире була <ref>китапханә [[Кәримовлар]] йортында (хәзерге Габдулла Тукай исемендәге урам, З7 йорт) урнаша</ref>. Китапханәнең матди ягы «Ярлы мөселманнарга ярдәм» жәмгыяте рәисе М—Б. Апанаев ярдәме белән шәһәр думасы аша хәл ителә, ел саен китапханәгә 1000 сумлап [[субсидия]] бирелеп барыла. Китапханә атнага ике көн бары тик хатын—кызлар өчен генә эшли.
 
Һ.Максуди «[[Иттифак фиркасе|Иттифак әл–мөслимин]]» фиркасын оештыручыларның берсе һәм аның барлык корылтайларының да эшендә катнашкан вәкил. Ул әлеге партиянең мәктәп-мәдрәсә эшләре комиссиясе секретаре буларак та шактый гына эшләр башкарган, ә Казан шәһәр думасы әгьзасы — гласный буларак, шушы проблемалар каралганда, дума жыелышларында чыгышлар ясаган.
[[Беренче бөтендөнья сугышы]]н халык өстенә килгән олы афәт итеп кабул итеп, Максуди [[1914 ел]]ның [[август]] аенда Казанда, [[Петроград]]тан кала икенче булып, сугышта һәлак булганнарның туганнарына һәм яралы солдатларга ярдәм итү өчен Мөселман комитеты төзүдә башлап йөрүчеләрнең берсе була. Мулла [[Мөхәммәдсадыйк Иманколый|С. Иманколый]] белән берлектә оештырылган әлеге комитет бу елларда яралы мөселман солдатларының хәлләрен жиңеләйтү йөзеннән шактый гына эшләр дә башкара.
=== Инкыйлабтан соң ===
[[Октябрь инкыйлабы|Октябрь инкыйлабыннан]]ннан соң 5-6 тел белгән, З0 елдан артык педагогик стажлы һәм 30 лап дәреслек язып бастырган педагог-галимнең, 12 еллык журналистлык тәҗрибәсе булган татар дөньясында киң танылган шәхеснең — төрки халыклар арасында мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә «хезмәтләре гаять бөек булган»<ref>Г.Баттал-Таймас. «Ике Максудилар». 65-бит</ref> Әхмәтһади Максудиның совет хөкүмәтенә кирәге калмый. [[1927 ел]]да хөкүмәт тарафыннан «пожизненно» дип 50 сум күләмендә [[пенсия]] билгеләнелә. Максуди башта педагогия институтында гарәп теле укытырга, аннан чыгарылгач, китап төпләү артелендә эшләргә мәжбүр була. Шушы шартларда да галим үзенең гыйльми эшчәнлеген туктатмый. 1927 елда ул 5000 тираж белән әле бүген дә үзенең фәнни кыйммәтен югалтмаган «Фәнни камус»ын — татарча беренче энциклопедик сүзлек бастырып чыгара.
 
[[Октябрь инкыйлабын|Октябрь инкыйлабыннан]]нан соң башланган эзәрлекләүләр, татар зыялылары язмышы Һ. Максудины да читләтеп узмый. Һ. Максуди кулга беренче мәртәбә [[1933 ел]]ның [[16 гыйнвар]]ында алына. Ул ВСФП—Бөтенсоюз социал-фашист партиясен оештыруда һәм Казан тирәсендәге районнарда совет хакимиятенә каршы эш алып баруда, [[Төркия]] файдасына шпионлык итүдә, эмиграциядәге [[Садри Максуди|С.Максуди]], [[Гаяз Исхакый|Г.Исхакый]], [[Фуат Туктаров|Ф.Туктаров]]лар белән элемтәдә торуда гаепләнә. [[«Инкыйлабка каршы фетнәчеләр оешмасы» эше|4232 нче номерлы әлеге эшне]] оештыручылар—[[НКВД]] органнары Казан һәм Казан тирәсендәге районнарның элеккеге мулла-мөдәррисләрен, мөгаллимнәрен жыеп алганнар һәм аларны контрреволюцион эш алып баруда гаепләп, төрлесен-төрле срокка хөкем иткәннәр. Һ. Максуди исә алар тарафыннан әлеге оешманың житәкчесе итеп билгеләнелә һәм 3 елга [[Вятка]] шәһәренә сөргенгә жибәрелә.
 
Һ. Максуди сөргендә дә үзенең гыйльми эшчәнлеген ташламый. Көнчыгыш фәлсәфәсен яхшы белгән галим монда көнчыгыш фәлсәфәсенә багышланган хезмәтен – «Восточная логика»ны — яза һәм аны русчага тәржемә итү белән шөгыльләнә. Бу — фәлсәфә буенча татарча язылган беренче хезмәт.
1 211 106

правок