Габдулла Тукай: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Ильвир (бәхәс | кертем)
к Викиләштерү
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up
Юл номеры - 39:
 
=== Уральск чоры ===
[[1895 ел]]ның кышында 18 көнле юлдан соң тугыз яшьлек Апушны Уральскидагы татар бистәсенә сәүдәгәр Усманов Галиәскәр һәм аның хатыны Газизә йортына алып киләләр. Уральск халкы тарихта беренче тапкыр ачыктан-ачык Беренче май демонстрациясен уздыра. Аннан җәй уртасында, көздә тагын берничә мәртәбә халык җыелышлары булып ала. Замандашларының сөйләвенә караганда, халык демонстрациясен куып таратканда, Тукайның җилкәсенә {{comment|җандар|жандарм}} офицерының камчы очы да эләгә. [[1905 ел|1905]]—[[1907 ел]]ларда Тукай бик кыю публицистик мәкаләләр белән чыгыш ясый.
 
Галиәскәр вафат булганнан соң Тукай «Мотыйгия» мәдрәсәсенә күчеп килә. Мотыйгия мәдрәсәсендә монда [[Зөя өязе]] [[Кече Кайбыч]] авылыннан күчеп килгән [[Мотыйгулла Төхфәтуллин|Мотыйгулла хәзрәт Төхбәтуллин]] шәкертләргә фәлсәфә, астрономия фәннәре буенча дәресләр бирә, Омар Хәйям, Фирдәүси һәм башка дан казанган шәрык шагыйрьләренең эшләре белән таныштыра. Югары белемле алдынгы карашлы, бай китапханәгә ия булган бу шәхеснең Тукайның шагырь булып формалашуында роле чагыштыргысыз зур.
 
«Мотыйгыя» мәдрәсәсе каршында русурыс мәктәбе эшләп килгән. Алдан Тукай русчаурысча бер нәрсә дә аңламаган булса, берничә айдан соң «йөгереп» укый башлаган. Тора бара Габдулла Пушкин һәм Лермонтов иҗаты белән мавыгып киткән. Нәкъ монда Тукайның русурыс һәм чит ил әдәбиятына мәхәббәте уяна. Иҗат юлының башында ул — укытучысының улына Казанда «Касыймия» мәдрәсәсендә укучы [[Камил Мотыйгый|Камил Төхбәтуллинга]] бурычлы. [[1905 ел]]дагы революцион күтәрелү чоры Камилгә [[«Фикер» газетасы|«Фикер»]] гәҗите, «Уклар» һәм «Новый век» журналын бастырырга мөмкинлек тудыра. Тукай бу басмаларда үзенең шигырьләрен киң җәмәгатьчелеккә чыгара.
 
Белемгә сусаган Тукай өчъеллык русурыс мәктәбенә кереп укый башлый. Мәдрәсәдә гарәп, төрек, фарсы телләрен бик яхшы үзләштергән малай кинәт кенә русурыс һәм Аурупа әдәбияты дөньясына чума.
 
[[Рәсем:Tuqay fiker.jpg|right|200px|thumb|[[1907 ел]]]]
Юл номеры - 67:
''Төп мәкаләләр: [[Тукай шигърияте]], [[Тукай әдәбияты]]''
 
Габдулла Тукайның матбугатта басылган беренче шигыре&nbsp;— «''Мужик йокысы''» [[русурыс]] шагыйре Алексей Кольцовның (1809—1842) «''Что ты'' ''спишь, мужичок?''» (1839) шигыренә тәкълид итеп (ияреп) язылган. Тукай варианты [[Җаек]]та [[Камил Мотыйгый]]-Төхфәтуллин тарафыннан нәшер ителүче «[[Фикер (журнал)|Фикер]]» журналында [[1905 ел]]ның [[26 ноябрь|26 ноябрендә]] басыла.<ref>''Тукайга кадәр әлеге шигырьне Касыйм Биккулов «Нәмүнәи тәрәккый» (1904) җыентыгында тәрҗемә итеп бастырган була.''</ref>
 
Тукай кыска гына иҗат гомерендә 350&nbsp;шигырь, 107&nbsp;мәсәл һәм балалар өчен хикәяләр, 130&nbsp;мәкалә һәм фельетон яза. Еллар буенча бүлсәң, түбәндәге саннар килеп чыга (''баштагы сан шигырьләр , икенче сан&nbsp;— мәкаләләр''): [[1905 ел|1905]]&nbsp;— 5/-(мәкалә юк), [[1906 ел|1906]]&nbsp;— 34/43, 1907&nbsp;— 38/6, [[1908 ел|1908]]&nbsp;— 60/13, [[1909 ел|1909]]&nbsp;— 45/9, [[1910 ел|1910]]&nbsp;— 70/17, [[1911 ел|1911]]&nbsp;— 28/12, [[1912 ел|1912]]&nbsp;— 48/11, [[1913 ел|1913]]&nbsp;— 16/8''.<ref>Санау өчен Габдулла Тукайның [[1955 ел|1955]]—[[1956 ел]]да Г.&nbsp;Халит ред. чыккан 4 томлыгы файдаланылган''</ref>