Нур (газета): юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к Робот: Төркем:Татар газеталары-ны Төркем:Татарча гәҗитләр-ка үзгәртте
IanraBot (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 37:
Беренче инкыйлаб ([[1905]]-[[1907]]) елларында [[Русия]] [[ислам|мөселман]]нарының сәяси хәятта катнашуларын даими яктыртып бара. Инкыйлаб җиңелгәч, фән яңалыкларына, Дума һәм хөкүмәт хәбәрләренә күбрәк урын бирә башлый. [[Русия]]дә һәм чит илләрдә яшәүче мөселманнарның хәятын яктырта. Әлеге гәҗитне [[татар]] халкының укымышлы катламы алдырып укый.
 
Гатаулла хәзрәт вафатыннан соң, [[1911 ел]]дан соң гәҗитнең мәсләге кискен үзгәрә. Яңа мөхәррир Мөхәммәтсафа Баязитов [[Русия]] [[ислам|мөселманнарын]] хөкүмәткә нык якынайту, кануннарга тулаем буйсындыру яклы була. Ул оештырган «''Сират-әл-мөстәкыйм''» җәмгыяте пүлисә хәерхаһлыгында булган [[русурыс]] карагруһ оешмаларына якын булуы сәбәпле, [[татар]] җәмгыятендә яклау тапмый. [[1913]]-[[1914 ел]]ларда [[Питырбур]]да «[[Ил (газета)|Ил]]» һәм «[[Милләт (газета)|Милләт]]» гәҗитләре чыга башлау «Нур» гәҗите белән кызыксынуны киметә. Мөхәррирнең дә, [[Ырынбур]] диния нәзарәте мөфтие кәнәфиенә утыру теләге белән йөреп, гәҗит белән җитәкчелек итүгә игътибары кими. Шул сәбәпле, [[1914 ел]]да гәҗит чыгудан туктый.<ref>[http://www.muslim-spb.ru/index.php?page=gataulla-bayazitov А.Хәбетдинов мәкаләсе]</ref>
 
== Тәхрир хәяты (мөхәрририят) ==