Кәшшаф Мохтаров: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 86:
[[1923 ел]]ның [[июнь|июнендә]] [[Мәскәү]]дә узган милли [[җөмһүрият]]ләр һәм өлкәләрнең җаваплы хезмәткәрләре киңәшмәсе, киңәшмәгә кадәр үк кулга алынган [[Мирсәет Солтангалиев|М.Г. Солтангалиев]] турындагы мәсьәләне карый, аны «буржуаз милләтчелек»тә гаепли һәм [[КПСС|фиркадән]] чыгара.
 
[[ТАССР]] җитәкчеләре (К.Г. Мохтаров, [[Ариф Енбаев|А. Енбаев]], [[Гасыйм Мансуров|Г. Мансуров]], [[Рәүф Сабиров|Р. Сабиров]] һ.б.) фирка үзәк комитетына үзләренең аның гаепсезлегенә ышануларын, фиркагә бирелгән, намуслы коммунист булуын әйтеп, Солтангалиевне ябылудан чыгаруны һәм аны порукага алырга рөхсәт итүне үтенеп [[Унбиш җитәкче хаты|мөрәҗәгать итәләр]]. Ләкин бу хаттагы үтенечләр канәгатьләндерелми, хатка имзаларын куйган барлык җитәкчеләр, шул исәптән К. Мохтаров та, «солтангалиевчелек»тә гаепләнеп, эшләреннән алына. Аларны [[Мәскәү]]гә чакыртып алалар, төрле җаваплы эшләргә урнаштыралар, шул ук вакытта алар ОГПУның яшерен күзәтүе астына куела.
 
[[1924 ел]]да К. Мохтаровны да [[Мәскәү]]гә чакыртып алалар, [[РСФСР]] сәламәтлек саклау халык комиссариатына дәвалау бүлеге мөдире итеп билгелиләр. [[1927 ел]]дан хатын-кызларның көнкүрешен яхшырту буенча [[Бөтенрусия Үзәк Башкарма Комитеты|БҮБК]] комиссиясе әгъзасы<ref>[http://www.edurt.ru/index.php?rubrika=235&type=1&lang=1 Edu.rt.ru белем бирү порталында]</ref>.