Чек: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Byltyr (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Byltyr (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
[[Файл:Прецртани чек .jpg|мини]]
'''Чек''' - аны бирүченең билгеле сумманы кемгәдер бирүе (түләве) турында [[Банк|банкка]] күрсәтмә бирүен раслаучы акча документы. Чеклар акча һәм исәп-хисап чеклары дигән төрләргә бүленә. Акча чегы белән банктан [[Акча|акча]] алалар. Чеклар махсус чек кенәгәләре итеп төпләнәләр һәм алдан ук аларның сан тәртипләре теркәлеп куела. Чекта банкның атамасы, исәп-хисап счетының саны, чек иясенең исеме язылган була. Чекны тутырганда аның арткы ягына алынырга тиешле сумманың нинди максатка тотылачагы (мәсәлән, [[Хезмәт хакы|хезмәт хакы]] түләүгә, [[Командировка|командировка]] чыгымнарына һ.б.) күрсәтелә. Алынырга тиешле сумма чекта баш хәрефтән башланган язма рәвешендә язылырга тиеш. Кагыйдә буларак, чек кассир исеменә языла. Исәп-хисап чеклары махсус бланкта тутырыла һәм чек бирүченең счетыннан кемгәдер мәгълүм сумманы түләү турында банкка бирелгән күрсәтмә вазифасын үти. Исәп-хисап чеклары кулга акча бирмичә исәп-хисап ясау өчен кулланыла. Моңардан тыш ордер чеклары да була. Аларда аны икенче затка бирү турында язма (индоссамент) булса, алар бер чек иясеннән икенчесенә күчерелә алалар. Чек [[Кредит|кредит]] бирү вазифасын үтәүче чара була алмый, аның буенча чекны банкка тапшырганда гына түләнә һәм гамәли вакыты чикләнгән була.
[[Төркем:Акча түләнми торган хисаплар]]