«Мирас (журнал)» битенең юрамалары арасында аерма

3 байта добавлено ,  1 год назад
к
→‎top: clean up using AWB
к (Робот: Төркем:Татар журналлары-ны Төркем:Татарча журналлар-ка үзгәртте)
к (→‎top: clean up using AWB)
 
'''«Мирас» журналы''' — айлык Бөтендөнья татарларының халыкара фәнни-популяр, иҗтимагый-сәяси һәм әдәби-нәфис академик журналы. Казанда 1991-2009 елларда чыгып килгән.
 
«Мирас» журналы 1991 елда иҗтимагый-матди «Татар мирас фонды» һәм [[Түбәнкаманефтехим|Түбән Кама «Нефтехим» җитештерү берләшмәсе]]нең матди ярдәме белән чыга башлый. [[Миңнәхмәт Сәхапов]] журналның редакция советы рәисе һәм баш мөхәррире итеп раслана. 1994 елда аның наширлеге-мөхәррирлегендә нәниләр өчен татар һәм рус телләрендә «Сабыйга» исемле төсле рәсемле журналга нигез салына.
 
Укучылар, галим-голәма арасында абруй казанган «Мирас» журналы, [[ЮНЕСКО]] һәм [[ТӨРКСОЙ]] кебек халыкара оешмаларның реестрына теркәлеп, халыкара әһәмияткә ия булган үзенчәлекле милли-рухи һәм мәдәни-интеллектуаль басма статусын алды.
 
Даими рубрикалары: «Милли мәгариф», «Халык иҗаты», «Шигърият», «Тарихи мирас», «Сәяси мирас», «Археологик мирас», «Сәнгать белеме мирасы», «Борынгы бабаларыбыз тарихы», «[[Алтын Урда]] тарихы», «[[Казан ханлыгы]] тарихы», «[[Төрки халыклар]] дөньясы», «Мирас» энциклопедиясе, «Мирас» почтасы[[почта]]сы» һ.б. Журнал битләрендә татар халкының тарихи-мәдәни мирасы истәлекләре басыла, аларны саклау һәм өйрәнүнең мөһим мәсьәләләре тикшерелә. Журнал татар халкының, Русиянең башка халыкларының мәдәни мирасын пропагандалау буенча зур эш башкара, җәмгыятьнең рухи-әхлакый нигезен булдыру һәм үстерүдә катнаша. «Мирас»та атаклы язучы һәм публицистларның мәкаләләре басыла, журнал белән Татарстан, РФ һәм чит илләр галимнәре, мәдәният эшлеклеләре хезмәттәшлек итә. 1992 дә редакция [[Кол Гали исемендәге Халыкара бүләк]] булдыра. 2010 да чыгудан туктый. 2012 дән «Чын мирас», 2014 тән «[[Безнең мирас (журнал)|Безнең мирас]]» булып чыга башлый<ref>[http://tatarile.org/maglumat/tt/%D0%BC%D3%99%D0%BA%D0%B0%D0%BB%D3%99/%C2%AB%D0%BC%D0%B8%D1%80%D0%B0%D1%81%C2%BB «Татар иле» мәгълүмати-ресурслы татар социаль челтәрендә]</ref>.
 
“Мирас” журналының авырлыклары 2009 елның 6-7-нче саннарында “Барбаросс” инкыйразы” исемле яңа тарихи драма басылып чыккач башлана. Бу әсәрне “Мирас” журналы мөхәррире Әхмәт Сәхапов һәм драматург [[Эсфир Яһүдин]] иҗат иткәннәр. Драма каһарманы итеп әсәргә кертелгән [[Адольф Һитлер]]ның патриот шагыйрь буларак танылган Муса Җәлилне кабул итү күренеше кайсыбер әдәбиятчыларда ризасызлык уятты. Алар тырышлыгы белән югары даирәләрдә ыгы-зыгы куптарыла. [[Муса Җәлил]]нең Мәскәүдәге гаиләсе шикаяте буенча баш мөхәрриргә җинаять эше кузгатыла. Баш мөхәррирне [[Татарстан язучылар оешмасы]]ннан чыгаралар.<ref>[http://rustemzaripov.blogspot.ru/2012/ Рөстәм Зарипов блогы] {{ref-ru}}</ref> [[Татмедиа]] оешмасы журналны бюджет финаславыннан читләштерә.<ref>[http://beznen.ru/basma/2009-37/kem-cingen-kem-satkan/ Кем җиңгән, кем саткан?]</ref>
1 215 225

правок