Чукчаларның Россия империясенә каршы көрәше: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Suaslamari (бәхәс | кертем)
Suaslamari (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 14:
1727 елда патша Сенаты империянең Якутскидагы казак гаскәре башлыгы Афанасий Шестаковның “фикер”ен раслый: “Иноземцев и которые народы сысканы и прилегли к Сибирской стороне, а не под чьею властию, тех под российское владение покорять и в ясачный платеж вводить”. Шулай да, патша хакимияте Себердәге гаскәр башлыкларын кисәтеп куя: “... уговаривать в подданство добровольно и ласкою”.

Чукча җирләренә 400 казактан торган һәм баштанаяк коралланган отряд җибәрәләр, аңа җирле саха һәм коряк сугышчыларын да өстиләр. Барлыгы бер меңгә якын кеше яу чаба. Чукчаларның ук-җәя һәм сөнгеләр белән генә сугышканын исәпкә алсаң, көчләр тигез булмый. Ләкин бу зур гаскәрне җитәкләү өчен, берьюлы ике кешене башлык итеп куялар: Шестаковның үзен һәм Тубыл драгун полкы капитаны Дмитрий Павлуцкийны. Аларның вазифалары һәм вәкаләтләре төгәл билгеләнмәгән була. Шул сәбәпле, ике тәкәббер башкисәр ызгышып-талашып китә, һәм отряд икегә бүленеп, һәркайсы мөстәкыйль хәрәкәт итә башлый.

Ике отряд та патша күрсәтмәләрен үтәми һәм җирле халыкны үгетләү белән шөгыльләнми, көч куллануны өстен күрә. Павлуцкий җитәкләгән отряд аеруча рәхимсез була. Бу хакта майор дәрәҗәсе алган илбасар болай мактанып язып калдырган: “Чукоч, не призывая в подданство, побил до смерти”. Аның йөзбашы Василий Шипицын 12 чукча аксакалын сөйләшүләр үткәрергә чакыра һәм шунда ук барысын да үтерә. Шулай итеп, урыс гаскәрләре җирле халыкның ышанычын юккатәмам чыгараюгалта.

1730 елның мартында чукчалар Шестаков отрядын Егач елгасы янындагы бәрелештә тар-мар итәләр һәм башлыкны юк итәләр. 1744-1746 елларда Павлуцкий отряды белән өч бәрелеш була, чукчалар зур югалтуларга дучар булалар. Шуннан соң алар урысларга турыдан-туры һөҗүм итүдән баш тартып, партизаннар сугышын оештыралар. Шул ук вакытта патша багынлыгын кабул иткән юкагирлар һәм коряклар җирләренә барымталар да үткәрәләр. Ә башкисәр Павлуцкий чукча фольклорына “Якунин” исеме белән кереп кала. Бу сүзнең каян килеп чыкканы билгеле түгел.

Ниһаять, 1747 елда чукчаларның берләшкән отряды Анадырь кирмәнен яулап алуга ирешә. Майорны һәм тагын кырыктан артык казакны юк итәләр. Баскынчыларның утлы кораллары чукчалар кулына эләгә. Әйтергә кирәк, моңа кадәр тупларны, кылыч һәм мылтыкларны тотып та карамаган чукча кешеләре коралның яңа төрләрен бик тиз үзләштерәләр. Хәрби өстенлек җирле халык тарафына күчә.