Чукчаларның Россия империясенә каршы көрәше: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Suaslamari (бәхәс | кертем)
Suaslamari (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 20:
[[Файл:Kitchen-21-Russia-Chukotka-2823.jpg|400px|thumb|Чукотка харитасы (1773)]]
Чукча-урыс каршылыгы әле моннан соң да озак еллар буе дәвам итә. Ләкин илбасарларның тактикасы үзгәрә. Патша указларында болай диелә: “... внушить всему русскому населению Нижне-Колымской части, чтобы они отнюдь ничем не раздражали чукоч, под страхом, в противном случае, ответственности по суду военному...”.

1763 елда Анадырьга яңа комендант килә — полковник Фридрих (Фёдор) Плениснер. Биредәге хәлләр белән танышып чыккач, аек акыллы алман хәрбие “чукча партиясен” (җирле халыкны буйсындыру өчен сугыш хәрәкәтләрен) бөтенләй туктатырга тәкъдим итә. Ул чукчаларга каршы бер еллык сугыш чыгымнарының ихтимал булган ясактан 50 тапкыр артыграк булуын дәлил итеп куя. Моңа кадәр ни акча саный белмәгән, ни кеше гомерләрен кызганмаган патша хакимияте чит ил хәрбие белән килешә, Сенат карарында бу кампания турында “бесполезна и народу тягостна” диелә. Урыс сәүдәгәрләре дә чукчалардан көчләп ясак алуның файдасыз булуын һәм аларны алыш-бирештә алдауның күбрәк табыш бирүен аңлап ала. Бу вазгыять “Начальник Чукотки” исемле совет кинофильмында бик төгәл сурәтләнгән.

1765 елда патша гаскәрләре һәм күчереп утыртылган урыс кешеләре Анадырьдан чыгарыла. Шуннан соң чукчалар бу кирмәнне пыр туздыралар, биредә оялаган корякларны һәм юкагирларны да куып җибәрәләр. Чукча җирләре тулысынча азат ителә.

Шуңа да карамастан, Екатерина II 1778 елда чукчаларны... “үз багынлыгына кабул итә”. Моның өчен 10 яшендә үк урыслар кулына әсирлеккә төшкән һәм чукындырылган Себер дворяны Николай Дауркин һәм чукчаларның “баш тойоны” дип игълан ителгән Омулят Хергынтов белән махсус “килешү” төзелә. Чукчаларга, заманча әйтсәк, киң автономия “бүләк ителә”. Башка чукчалар Әби патшаның бу “мәрхәмәте” турында белми калалар, аларга бу хакта... 1920 елларда килгән большевиклар гына хәбәр җиткерә. Димәк, 150 елга соңарып! Моңа кадәр чукча халкы чынбарлыкта бәйсез тормышта яши. Әби патша билгеләгән һәм “ирекле рәвештә түләнергә тиешле” ясакны, әлбәттә, бер генә чукча да китереп тоттырмый.

Патшабикәнең бу ялганына ни сәбәп була соң? Эш шунда ки, чукча җирләренә инглиз һәм француз диңгезчеләре килеп җитә һәм җирле халык белән “мөгамәлә кыла” башлый. Екатерина II, империянең көнчыгыш чикләре иминлеген саклар һәм Аляскадан да колак какмас өчен, шундый “сәяси комбинация” үткәрергә мәҗбүр була.