Чукчаларның Россия империясенә каршы көрәше: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Suaslamari (бәхәс | кертем)
Suaslamari (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 23:
Шуңа да карамастан, Екатерина II 1778 елда чукчаларны... “үз багынлыгына кабул итә”. Моның өчен 10 яшендә үк урыслар кулына әсирлеккә төшкән һәм чукындырылган Себер дворяны Николай Дауркин һәм чукчаларның “баш тойоны” дип игълан ителгән Омулят Хергынтов белән махсус “килешү” төзелә. Чукчаларга, заманча әйтсәк, киң автономия “бүләк ителә”. Башка чукчалар Әби патшаның бу “мәрхәмәте” турында белми калалар, аларга бу хакта... 1920 елларда килгән большевиклар гына хәбәр җиткерә. Димәк, 150 елга соңарып! Моңа кадәр чукча халкы чынбарлыкта бәйсез тормышта яши. Әби патша билгеләгән һәм “ирекле рәвештә түләнергә тиешле” ясакны, әлбәттә, бер генә чукча да китереп тоттырмый.<br>
Патшабикәнең бу ялганына ни сәбәп була соң? Эш шунда ки, чукча җирләренә инглиз һәм француз диңгезчеләре килеп җитә һәм җирле халык белән “эш итә” башлый. Екатерина II, империянең көнчыгыш чикләре иминлеген саклар һәм Аляскадан да колак какмас өчен, шундый “сәяси комбинация” үткәрергә мәҗбүр була.<br>
Бер гасыр ярым дәвамында чукчаларга урыс баскынчылыгы турында бер генә афәт искә төшереп тора: илбасарлар алып килгән сифилис чире. Әлбәттә, чукча кызлары беркайчан да урысларга кияүгә чыкмаганнар, егетләре дә марҗаларны хатынлыкка алмаганнар. Бу венерик авыру чукчаларга юкагирлардан һәм коряклардан, әсир итеп алынган хатыннар аша күчкән була. Әлеге чирне шулай ук чуваннар да йоктырган була. Чуваннар элек юкагирларның диңгез ярларында яшәгән квемекавеме булган, аннары алар чукчалашып беткәннәр. Аларда урыс-марҗа белән катнаш никахлар киң таралган булган. Хәзерге заманда чуваннар чукча телен дә онытканнар һәм тулысынча урыс теленә күчкәннәр.
 
[[Төркем:XVIII гасыр сугышлары]]