Чукчаларның Россия империясенә каршы көрәше: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Suaslamari (бәхәс | кертем)
Suaslamari (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 15:
Ике отряд та патша күрсәтмәләрен үтәми һәм җирле халыкны үгетләү белән шөгыльләнми, көч куллануны өстен күрә. Павлуцкий җитәкләгән отряд аеруча рәхимсез була. Бу хакта майор дәрәҗәсе алган илбасар болай мактанып язып калдырган: “Чукоч, не призывая в подданство, побил до смерти”. Аның йөзбашы Василий Шипицын 12 чукча аксакалын сөйләшүләр үткәрергә чакыра һәм шунда ук барысын да үтерә. Шулай итеп, урыс гаскәрләре җирле халыкның ышанычын юкка чыгара.<br>
1730 елның мартында чукчалар Шестаков отрядын Егач елгасы янындагы бәрелештә тар-мар итәләр һәм башлыкны юк итәләр. 17444-1746 елларда Павлуцкий отряды белән өч бәрелеш була, чукчалар зур югалтуларга дучар булалар. Шуннан соң алар урысларга турыдан-туры һөҗүм итүдән баш тартып, партизаннар сугышын оештыралар. Шул ук вакытта патша багынлыгын кабул иткән юкагирлар һәм коряклар җирләренә барымталар да үткәрәләр.<br>
Ниһаять, 1747 елда чукчаларның берләшкән отряды Анадырь кирмәнен яулап алуга ирешә. Майорны һәм тагын кырыктан артык казакны юк итәләр. Баскынчыларның утлы кораллары чукчалар кулына күчә. Әйтергә кирәк, моңа кадәр тупларны, кылыч һәм мылтыкларны тотып та карамаган чукча кешеләре букоралның коралныяңа төрләрен бик тиз үзләштерәләр. Хәрби өстенлек җирле халык кулына күчә.<br>
 
== Әби патша “мәрхәмәте” ==