Милли Идарә: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
clean up
 
IanraBot (бәхәс | кертем)
clean up
Юл номеры - 1:
'''Милли Идарә''' (''Эчке Русия һәм Себер төрки-татарларының Милли Идарәсе'') - милли-мәдәни мохтариятның югары башкарма идарәсе. 1918 елның гыйнварында [[Милләт Мәҗлесе]] карары белән оештырыла. Рәисе [[Садри Максуди]], рәис урынбасары [[Ибнеәмин Әхтәмев]]. Малия нәзарәте (рәисе — [[Шәйхулла Алкин]], әгъзалары — [[Сәлимгәрәй Җантурин]], [[Гариф Кәрими]], [[Латыйф Яушев]], [[Гали Корманаев]], [[Гобайдулла Бубый]], [[Зәйнетдин Агафуров]]); Мәгариф нәзарәте (рәисе — [[Нәҗип Корбангалиев]], әгъзалары — [[Гомәр Терегулов]], [[Гали Янекәев]], [[Закир Кадыйри]], [[Исмәгыйль Үтәмешев]], [[Ибраһим Бикколов]], [[Кәлимулла Xәсәнов]], [[Мәрделгалим Мәхмүтов]]); Диния нәзарәте (Дини идарә, рәис-мөфти Г.Баруди, рәис урынбасары [[Ризаэтдин Фәхретдин]], казыйлары — [[Кәшшаф ТәржеманиТәрҗемани]], [[Сәлихҗан Урманов]], [[Мөхлисә Бубый]], [[Габдулла Сөләймани]], [[Хөҗҗәтелхәким Мәхмүтов]]) билгеләнә. 1918 елның апрелендә Милли Идарә эшчәнлеге (Диния нәзарәтеннән тыш, аңа сәяси эшләргә кысылмау шарты белән эшчәнлеген дәвам итәргә рөхсәт бирелә) Совет хакимияте тарафыннан тыела, тупланган акча-байлыклары тартып алына.
 
[[Төркем:Татар милли хәрәкәте]]