Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Ильвир (бәхәс | кертем)
к Викиләштерү
Ильвир (бәхәс | кертем)
к Викиләштерү һәм "Татарлар" калыбын алдым
Юл номеры - 10:
[[1907 ел]]ның язында [[Ырынбур]]да әле [[1905 ел]]да ук уйналырга тиеш булып та реакцион көчләр каршылыгы аркасында тыелган «Галимлек вә наданлык» (А. Островский буенча) һәм «Морад Сәлимов» ([[Фатих Халиди]]) спектакльләре уйнала. [[Казан]]да [[Татар укытучылар мәктәбе]]н тәмамлаган күренекле шәхес, талантлы музыкант һәм җырчы [[Ильяс Кудашев-Ашказарский]] тарафыннан оештырылган алдынгы фикерле татар егетләреннән торган әлеге төркем шул ук елны Идел буйлап беренче гастрольгә чыга. Бу — соңрак [[«Сәйяр»]] исемен алган беренче профессиональ татар театр труппасы.
 
Соңрак [[Нижгар]]да труппага «беренче татар артисткасы» булып танылачак [[Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская]] һәм «[[Сәйяр]]» труппасының булачак җитәкчесе 21  яшьлек приказчик [[Габдулла Кариев|Миңлебай Хәйруллин]] кабул ителә. «Сәйяр» — [[1908 ел]]да труппага [[Габдулла Тукай]] кушкан исеме (күчеп йөрүче йолдыз мәгънәсендә). Татар театры үзенең беренче исеменә гасыр буе тугрылыклы калып ил гизә; ул [[Мәскәү]], [[Питырбур]], [[Бакы]], [[Өфә]], Идел буе, Урал, Себер, [[Казакстан]], Урта Азия шәһәрләре һәм Балтик буе республикаларында, ерак чит илләрдә гастрольләрдә булып, үзенең милли-мәдәни вазифасын зур фидакарьлек белән башкарып килә.
 
[[1918 ел]] ахырына кадәр «Сәйяр» исемен йөрткән татар театр труппасы артистлары, барлык авырлыкларны җиңеп, чор каршылыклары һәм фәкыйрьлек белән көрәшә-көрәшә нибары 10—12 ел эчендә тормышчан, халыкчан, рухи тәрбия чыганагы булып җитешкән милли театр барлыкка китерәләр һәм аны чын сәнгать югарылыгына күтәрәләр. Драматурглар [[Галиәсгар Камал]], [[Гаяз Исхакый]], [[Шәриф Камал]], [[Мирхәйдәр Фәйзи]], [[Фәтхи Бурнаш]], [[Кәрим Тинчурин]], [[Мольер]], [[Фридрих Шиллер]], [[Уильям Шекспир]], [[Николай Гоголь]], [[Антон Чехов]], [[Максим Горький]], [[Александр Островский]] әсәрләрендә [[Габдулла Кариев|Г. Кариев]], [[Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская|С. Гыйззәтуллина-Волжская]], [[Нури Сакаев|Н. Сакаев]], [[Вәлиулла Мортазин-Иманский|В. Мортазин-Иманский]], [[Гөлсем Болгарская|Г. Болгарская]] (''[[Гөлсем Болгарская|Өммегөлсем Мостафина]]''), [[Фәхрениса Сәмитова|Ф. Сәмитова]], [[Барый Болгарский|Б. Болгарский]] (''[[Барый Болгарский|Габделбарый Фәйзуллин]]''), [[Фатыйма Ильская|Ф. Ильская]], [[Касыйм Шамил|К. Шамил]], [[Зәйни Солтан|З. Солтанов]], [[Нәгыймә Таҗдарова|Н. Таҗдарова]], [[Нәфыйга Арапова|Н. Арапова]], [[Әхмәт Кулалаев|Ә. Кулалаев]], [[Габдрахман Мангушев|Г. Мангушев]], [[Камал  I]] (''[[Камал I|Габдулла Камалетдинов]]''), [[Камал  II]] (''[[Камал II|Габдрахман Камалетдинов]]''), [[Сара Байкина|С. Байкина]], [[Шакир Шамильский|Ш. Шамильский]] (''[[Шакир Шамильский|Шакир Вахитов]]''), [[Әшрәф Синәева|Ә. Синяева]], [[Ситдыйк Айдаров|С. Айдаров]] кебек яшьләр, күбесенең махсус театр белемнәре булмаса да, талантлы җитәкчеләр һәм рус театрының тормышчан мәктәбе үрнәгендә (монда «Сәйяр» труппасының эшчәнлегендә катнашкан Н. Зимовой, А. Михайленко, А. Загорский, М. Громов һ. б. рус режиссерлары, артистларының да өлеше бар) иҗади яктан үсәләр, профессиональ зур артистлар булып өлгерәләр.
 
[[1912 ел]]да [[Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская|С. Гыйззәтуллина-Волжская]] «Сәйяр» төркеменнән китеп, [[Өфә]]дә [[Уфа дәүләт «Нур» татар театры|«Нур»]] исемле — икенче татар театры труппасы оештыра. [[Ырынбур]] шәһәрендә [[1915 ел]]да [[Вәлиулла Мортазин-Иманский|В.Мортазин-Иманский]] җитәкчелегендә татарча өченче театр — «Ширкәт» труппасы эшли башлый. Шулай итеп, [[1917 ел]]гы [[Октябрь инкыйлабы|Октябрь революциясенә]] кадәр татар театры ил күләмендә танылып өлгерә һәм аның белән кызыксынучылар арта.
 
[[1917 ел]]гы революциягә [[Габдулла Кариев|Г. Кариев]] җитәкчелегендәге «Сәйяр» артистлары [[Русия]] күләмендә даны таралган, театр белгечләре, тәнкыйтьчеләр күзлегеннән дә иҗади җитлеккән, иң мөһиме, тамашачыларның мәхәббәтен казанып, матди яктан да иркен сулыш алган труппа булып килеп керә. Бу вакытта театрга махсус бина булдыру чаралары да күрелә башлый. Октябрь революциясе театр тормышына яңа борылыш, яңа сынаулар алып килә. Кыска гына арада берничә исем алыштырып, театр үзгәрешләр чорында үзенең актив эшчәнлеген дәвам итә.
Юл номеры - 21:
 
=== Дәүләт театры ===
[[1922 ел]]да асылда «Сәйяр» труппасы нигезендә һәм аңа төрле яклардан, төрле труппалардан (''мәсәлән, [[«Аң» труппасы]]ннан'') артистлар, драматурглар, музыкантлар җыелу нәтиҗәсендә дәүләт театры төзелә. Ул «Кызыл Октябрь исемендәге беренче татар дәүләт үрнәк драма театры» дип атала, аның җитәкчесе итеп Г. Кариевның шәкерте — артист, режиссер, драматург [[Кәрим Тинчурин|К. Тинчурин]] билгеләнә. [[1926 ел]]да театр Академия исеменә лаек була, ә [[1939 ел]]да Галиәсгар Камалның 60 еллык юбилее уңае белән театрга аның исеме бирелә.
 
[[1920 ел|1920]][[1930 ел]]лар театр эшчәнлегендә төрле эзләнүләр, тәҗрибәләр чоры. Драматург Ф. Сәйфи-Казанлы сүзләре белән әйткәндә: «Безнең театрда ... романтизм да, футуризм да бар, ләкин театрның 99 проценты — реалистик». Халык тормышыннан алып язылган мелодрамалар, чит ил классикасыннан [[Уильям Шекспир|У.Шекспир]] әсәрләре, чор кадагына кагылышлы милли һәм тәрҗемә пьесалар репертуарның тотрыклы булуына ярдәм итә.
 
[[1923 ел]]да [[Казан]]да [[Казан театр укуханәсе|театр техникумы]] ачыла һәм татар театрына артистлар хәзерләүне башлап җибәрә. [[1926 ел]]да труппа техникум тәмамлаган беренче артистлар [[Галия Булатова]], [[Галия Нигъмәтуллина]], [[Галия Кайбицкая]], [[Хәким Сәлимҗанов]] кебек яшь талантлар белән тулылана. [[1930 ел]]да театрыбыз [[Мәскәү]]дә [[ССРБ]] халыклары театрлары Олимпиадасында катнаша. Шуның нәтиҗәсе буларак, режиссурага яңа таләпләр куела һәм махсус югары белемле режиссерлар әзерләү өчен талантлы яшьләр [[Мәскәү]]гә укырга җибәрелә. [[1928 ел]]да татар театры махсус җиһазландырылган, уңайлыклары булган бинага күчә (Горький урамы, 13 -нче йорт).
 
== Театр директорлары ==
Юл номеры - 41:
* [[1963 ел|1963]]—[[1964 ел|1964]] И. Сабитов
* [[1964 ел|1964]]—[[1975 ел|1975]] [[Рәшидә Җиһаншина]] (''[[1917 ел|1917]]—[[2013 ел|2013]]''), РСФСР (''[[1981 ел|1981]]''), ТАССР (''[[1966 ел|1966]]'') халык артисты.
* [[1976 ел|1976]]—[[1982 ел|1982]] [[Әзһәр Хөсәенов]] (12.08.1941), [[ТР атказанган мәдәният хезмәткәре]].
* [[1982 ел|1982]]—[[1983 ел|1983]] Н. Хәйруллин
* [[1983 ел|1983]]—[[1984 ел|1984]] [[Роберт Әбелмәмбәтов]] (''[[1942 ел|1942]]''), ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (''[[1986 ел|1986]]'').
* [[1985 ел|1985]]—[[2012 ел|2012]] [[Шамил Закиров]] (''[[1945 ел|1945]]—[[2012 ел|2012]]''), РФ һәм ТССР (''[[1991 ел|1991]]'') атказанган мәдәният хезмәткәре.
* [[2012 ел]]дан [[Илфир Якупов]] (25.05.1982)<ref>[http://kamalteatr.ru/people/538?locale=tat Камал театры сайты]</ref><ref>[[Ильтани Илялова|И.&nbsp;Илялова]]. Камал театры артистлары. Казан: ТКН, 1999, 248 &nbsp;б. ISBN 5-298-00708-2</ref>
 
== Бүләкләре ==
* [[2012 ел|2012]]&nbsp;— [[Стәрлебаш районы]]ның [[Мифтахетдин Акмулла]] премиясе&nbsp;— «41- ел хатыннары» спектакле өчен<ref>[http://www.evening-kazan.ru/articles/v-bashkirii-polyubili-tatarskiy-spektakl.html Башкортстанда татарча спектакльне яраттылар]</ref>
* [[«Тантана» премиясе]].
* [[2017 ел|2017]] Фёдор Волков исемендәге РФ хөкүмәте премиясе<ref>[http://kamalteatr.ru/about-the-theatre/media/news/kamal-teatrino-fyodor-volkov-russia-semende-hca-premise-beralde/?lang=tat Камал театры сайтында]</ref><ref>[http://government.ru/docs/28134/ Распоряжение правительства РФ от 15 июня 2017 года №1257-р]</ref>.
 
== Әдәбият ==
# [[Ильтани Илялова|И. &nbsp;Илялова]]. Камал театры артистлары. Казан: ТКН, 1999. ISBN 5-298-00708-2
 
== Моны да карагыз ==
* [[Галиәсгар Камал]]
* [[Пётр Сперанский]]&nbsp;— театрның баш рәссамы (''[[1927 ел|1927]]—[[1947 ел|1947]], өзеклек белән'').
Юл номеры - 66:
<small>{{искәрмәләр}}</small>
 
{{Татарлар}}
{{Татар театрлары}}
{{Татарстан театрлары}}