Чукчаларның Россия империясенә каршы көрәше: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Suaslamari (бәхәс | кертем)
Suaslamari (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 8:
== Баскынчылар һөҗүмнәре ==
[[Файл:Choris, Tschuktschen.jpg|thumb|400px|Луиза Һориса рәсеме “Чукча гаиләсе” (1816)]]
XVIII гасырның башында чукчалар Ауразиянең төньяк-көнчыгышында илбасарлар буйсындыра алмаган бердәнбер халык булып кала. Патша хакимияте үз казакларына һәм гаскәриләренә кискен бурыч куя: “На оных немирных чюкч военною оружейною рукою наступить”. 1702 елның апрелендә Анадырь приказчигы һәм бояр улы Григорий Чернышевский, ясаклы юкагирларның чукча барымталарына зарлануын сәбәп итеп, үз карамагындагы кәсепчеләрдән һәм җирле халыклардан 134 кешелек отряд төзеп, чукчаларга каршы җибәрә. Аны Алексей Чудинов дигән казак җитәкли. Баскынчылар юлда очраган беренче чукча кышлагын юкка чыгаралар, ир-атны үтереп, хатын-кызны һәм балаларны әсир итеп алалар. Исән калып, качып китә алган коралсыз чукчалар бу хакта башка урыннардагы кавемдәшләренә хабаәр итә. Шуннан соң 300 кеше урыс отрядына каршы сугышка чыга. Кискен бәрелештә өч чукчаның икесе һәлак була. Ләкин икенче көнне үк чукчаларның зур отряды дошманны камап ала. Үз лагерена кереп качкан урысларны биш көн буе камалышта тоталар. Шуннан соң урыс отряды яңадан Анадырьга таю юлын таба.
 
== Әби патша “мәрхәмәте” ==