Чукчаларның Россия империясенә каршы көрәше: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Suaslamari (бәхәс | кертем)
Suaslamari (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 4:
Гасырлар буе чукча халкы Ауразия кыйтгасының төньягында беркемгә дә буйсынмыйча һәм тирә-яктагы башка халыклары үз ихтыяры кысаларында тотып гомер сөргән. Хәрби тәрбия аларда балачактан ук башланган: ир балалар гына түгел, хәтта кызларның да күбесе бер-берсенә җәядән ук һәм рәгәткедән таш атышып үскәннәр. Чукчалар янәшәдәге халыклар җиренә гел яу чабып һәм барымтага йөреп, аларның кешеләрен коллыкка төшереп һәм асраган боланнарын куып алып китеп торганнар. Һәм биредә хатын-кыз заты да читтә калмаган. Нәтиҗәдә, ул заманнарда гомуми саны 10 мең кешедән дә артмаган халык, кирәк булган очракта, 3 мең кешелек яу гаскәре туплый алган.<br>
Мондый оешканлык һәм сугышчан рух чукчаларда хәтта тәкәбберлеккә һәм башка халыкларга түбәнсетеп карауга да нигез салган. Бу халыкның фольклорында әле бүген дә “кешеләр” сүзе белән ике генә кавем атала — чукчалар үзләре һәм урыслар. Соңгылары да әле хәрби корал ягыннан өстенлекле булулары аркасында гына хөрмәт ителә: урысларның металлдан ясалган кылычлары ( чукчаларча — “үткен тимерләре”) һәм еракка ата торган мушкет-мылтыклары (“утлы уклары”) җирле халыкларда булмаган, алар бары тик гади ук-җәя һәм сөяк очлы сөнгеләр белән генә сугышканнар.<br>
[[Файл:Chukchi warrior armour.png|thumb|200px|Көбә кигән коралсыз чукча сугышчысы[[Кунсткамера]]]]
Чукчаларның урыс илбасарлары белән беренче бәрелеше 1642 елда саха-чукча җирләренең шартлы чиге булып саналган Алазөя елгасы (сахача — Алаһыай) янында була. Сахалар нигездә буйсындырылгач, бу якларга көнбатыштан атаман Иван Ерастов җитәкләгән казаклар килеп җитә. Кайбер чыгынакларда, урыслар бу халык белән 1638 елда ук, Колыма елгасы тамагына барып җиткәч танышкан булган, диелә. Әмма чукчалар турында беренче тәфсирле мәгълүмат сәяхәтче һәм тикшеренүче Михаил Стадухин кулы белән 1643-1646 елда язылган. Бу елларда ул һәм казак Дмитрий Зырян җитәкләгән төркем Түбән Колыма һәм Урта Колыма кышлакларына нигез салган һәм шунда яшәгән. Янәшәдәге юкагирларны буйсындыру һәм ясак түләргә мәҗбүр итү дә шул елларга карый.<br>1649 году атаман Семён Дежнёв Анадырь елгасы агып чыккан җирләрдә кышлак кора һәм өч ел дәвамында аны баструк итеп зурайта. Шулай итеп, илбасарлар бу төбәкнең төп хуҗалары булган чукчалар җиренә барып чыгалар.<br>