Чукчаларның Россия империясенә каршы көрәше: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Suaslamari (бәхәс | кертем)
Suaslamari (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 5:
Мондый оешканлык чукчаларда хәтта тәкәбберлеккә һәм башка халыкларга түбәнсетеп карауга да нигез салган. Бу халыкның фольклорында әле бүген дә “кешеләр” сүзе белән ике генә кавем атала — чукчалар үзләре һәм урыслар. Соңгылары да әле хәрби корал ягыннан өстенлекле булулары аркасында гына хөрмәт ителә: урысларның металлдан ясалган кылычлары ( чукчаларча — “үткен тимерләре”) һәм еракка ата торган мушкет-мылтыклары (“утлы уклары”) җирле халыкларда булмаган, алар бары тик гади ук-җәя һәм сөяк очлы сөнгеләр белән генә сугышканнар.<br>
Чукчаларның урыс илбасарлары белән беренче бәрелеше 1642 елда саха-чукча җирләренең шартлы чиге булып саналган Алазөя елгасы (сахача — Алаһыай) янында була. Сахалар нигездә буйсындырылгач, бу якларга көнбатыштан атаман Иван Ерастов җитәкләгән казаклар килеп җитә. Кайбер чыгынакларда, урыслар бу халык белән 1638 елда ук, Колыма елгасы тамагына барып җиткәч танышкан булган, диелә. Әмма чукчалар турында беренче тәфсирле мәгълүмат сәяхәтче һәм тикшеренүче Михаил Стадухин кулы белән 1643-1646 елда язылган. Бу елларда ул һәм казак Дмитрий Зырян җитәкләгән төркем Түбән Колыма һәм Урта Колыма кышлакларына нигез салган һәм шунда яшәгән. Янәшәдәге юкагирларны буйсындыру һәм ясак түләргә мәҗбүр итү дә шул елларга карый.<br>1649 году атаман Семён Дежнёв Анадырь елгасы агып чыккан җирләрдә кышлак кора һәм өч ел дәвамында аны баструк итеп зурайта. Шулай итеп, илбасарлар бу төбәкнең төп хуҗалары булган чукчалар җиренә барып чыгалар.<br>
=== Баскынчылар һөҗүмнәре ===
[[Файл:Choris, Tschuktschen.jpg|thumb|400px|Луиза Һориса рәсеме “Чукча гаиләсе” (1816)]]