Галимҗан Баруди: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
CommonsDelinker (бәхәс | кертем)
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 38:
[[1906 ел]]да Казанда Г.Баруди мөхәррирлегендә [[«Әд-дин вәл-әдәп» журналы|«Әд-дин вәл-әдәб»]] (“Дин вә әхлак”) журналы чыга башлый. [[1908 ел]]да журналны чыгару хакимият тарафыннан тыела. Шул ук елда Г.Барудины панисламизмда гаепләп ике елга [[Вологда губернасы|Вологда губернасына]] сөргенгә җибәрәләр. Сөргеннән кайткач, ул журналны чыгаруны [[1917 ел]]га кадәр дәвам итә.
 
Г.Баруди Русия мөселманнарының сәяси тормышында да актив катнаша. Ул [[1906 ел]]ның гыйнвар һәм август айларында узган Русия мөселманнарының 2нче һәм [[Бөтен Русия мөселманнарының өченче җыены|3нче]] съездлары эшендә катнаша. [[Иттифак әл-Мөслимин|“Иттифак әл-мөслимин”]] мөселман фиркасе Үзәк комитетының әгъзасы итеп сайлана.
 
[[1917 ел]]ның 1-2 маенда [[Мәскәү]]дә I Бөтенроссия мөселман корылтае уза. Күпчелек тавыш белән [[Русия]] [[Ислам|мөселманнарының]] [[Үзәк диния нәзарәте]] мөфтие итеп Галимҗан Баруди сайлана.