Башкорт дәүләт университеты: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎Тарихы: clean up using AWB
Юл номеры - 36:
1909 елның 2 июлендә Русия империясенең халык мәгарифе министры Александр Шварц Өфедә 1909 елның 1 июленнән, ягъни финанслау башланган көннән өчьеллык укытучылар институты ачарга рөхсәт итү турында киңәш бирә. Бер үк вакытта Халык мәгарифе министрлыгы Ырынбур уку бүлгесе попечителенә директор вазифасына тиешле кандидатура табарга куша. Нәтиҗәдә Уфа гимназиясе укытучысы Александр Николаевич Лисовкий сайлап алына.
 
1909 елның 4 октябрендә Уфа укытучылар институты үзенең ишекләрен ача, ул Телеграф урамының 9 нчы йортында (хәзерге вакытта [[Заһир Исмәгыйлев]] исемендәге [[Уфа дәүләт сәнгать институты]] корпусларының берсе, Цюрупа урамы, 9) урнаша. Ырынбур уку бүлгесе попечителе институтны ачык дип игълан иткәч, тантанада катнашканнарның барысы исеменнән халык мәгарифе министрына телеграмма төзелә һәм җибәрелә. Анда [[Николай II|императорга]] тугрылык тойгылары белдерелә. Телеграммага Уфа губернаторы, Уфа һәм Минзәлә епискобы, преосвященный Нафанил, Ырынбур уку бүлгесе попечителе, дворяннарның өяз башлыгы, губерна [[земство]] идаралыгы рәисе, Уфа укытучылар институты директоры һәм башка рәсми кешеләр кул куя. Бу телеграмма Русиянең төрле төбәкләреннән «императорга тугрылык тойгыларын, чиксез сөюләрен» белдергән 20 башка хат, мөрәҗәгатьләр арасында [[1909 ел]]ның [[12 ноябрь|12 ноябрендә]] халык мәгарифе министры тарафыннан Император Николай II тапшырыла.
 
1912 елда институтның беренче чыгарылышы була. Аны, тулы уку курсы үтеп, 24 кеше белем ала. Педагогик советның [[1912 ел]]ның [[4 июнь|4 июне]] карары белән аларга шәһәр укуханәсе укытучысы исеме бирелә. Институтны алтын мидәл белән — Борткевич Михаил һәм Самарин Николай, көмеш мидәл белән — Антонюк Иосиф, Младенцев Никита, Панков Иосиф, Проскуряков Николай һәм Толмачев Дмитрий тәмамлыйлар. Аларның барысы да Ырынбур уку бүлгесенең шәһәр укуханәләренә укытучылар итеп тәгаенләнә.