Волость: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
Юл номеры - 2:
 
== Тарих ==
[[XII гасыр|XII]]—[[XVI гасыр]]ларда волостьлар бүленеше сарай, баяр, монастырьлар җирләренә хас була. Ул җирләр [[кенәз]] тарафыннан волость идарәчеләре вазифасын үтәүчеләргә идарәлеккә тапшырылган; халыктан биләмә хуҗасы (''кенәз, баяр һ. б.'') файдасына салым-керемнәр җыелган. [[XIV гасыр]] урталарыннан волостьлар воеводалар идарәлегендәге өязләр составына керә. [[XVI гасыр]] уртасында уздырылган җир реформасы буенча, аерым хуҗа билгеләгән «волость идарәчелеге» (''«волостелей»'') тәртибе бетерелә, күпчелек өязләрдә ул земствоның[[земство]]ның сайлап куелган органнарына алыштырыла. [[XVII гасыр]] — [[XVIII гасыр]]ның 1-нче яртысында волость «стан», «пригород» кебек вак административ бүленеш берәмлекләре белән янәшә яши. Император [[Павел I]]-нең [[1797 ел]]ның [[7 август]] фәрманы белән казна авылларының волостьларга бүленеш һәм идарәчелек тәртибе урнаштырыла (''«О разделении казённых селений на волости и о порядке их внутреннего управления»''). Фәрман нигезендә төбәктә яшәүче дәүләт крәстияннәре саны 3 000 чамасы булган очракта волость идарәсе булдырылган. Соңрак, дәүләт крәстияннәре авылларыннан тыш, патша сарае (''удел'') авылларында да волостьлар оештырыла.
 
Элекке [[Казан ханлыгы]] биләмәләрендә [[XVI гасыр]]ның 2-нче яртысында башта сарайга караган һәм ясаклылар авылларында, [[XVIII гасыр]]дан [[Казан губернасы|губернаның]] барлык өлешендә волостьларга бүленеш тәртибе кертелә. Дәүләт милке министры граф П. Д. Кисилёв тәкъдим иткән реформа җирлегендә урыннарда дәүләт крәстияннәре белән идарәчелеккә, волость идарәләреннән тыш, волость җыеннарын җыю карала. Алар урыннардагы дәүләт милке палаталарына яки округ идарәләренә буйсынган. «[[1861 ел]]ның [[19 февраль]] нигезләмәләре» таләбенчә, крепостнойлыктан азат ителгән крәстияннәр эшен карау өчен тагын бер оешма — волость мәхкәмәсе булдырыла. Волостьлар [[1861 ел]]дан — җәмәгать арадашчылары күзәтчелегендә, [[1874 ел]]дан — өяз крәстиян кабулханәләре, [[1889 ел]]дан — [[земство]] башлыклары карамагындагы сословиеле крәстияннәр идарәсе берәмлеге була. [[1917 ел]]гы [[Февраль революциясе]]ннән соң волость земстволары[[земство]]лары оештырыла, волость шул төбәктә яшәүче барлык сословиеләр өчен үзидарә берәмлегенә әверелә. [[1920 ел]]да [[ТАССР]] оештырылгач, волость [[кантон]]нарда төп административ-бүленеш берәмлеге була. ТАССР-да районнарга бүленеш барышында волостьлар бетерелә ([[1930 ел|1930]]).
 
== Әдәбият ==