Вилһелм Радлов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎top: clean up using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎Казан чоры: clean up using AWB
Юл номеры - 36:
Инспектор буларак, В.Радлов татар мәктәпләре өчен укытучылар әзерләү мәсьәләсенә зур игътибар биргән. [[Казан Татар укытучылар мәктәбе]]н оештыруга үзеннән зур өлеш керткән. В.Радлов мәктәпнең уку-укыту бүлеген җитәкләгән, [[педагогика]], [[дидактика]], тарих фәннәрен укыткан. [[1876]]-[[1917]] елларда бу уку йорты барлыгы 389 укытучы әзерләп чыгарган. Алар арасында Г. Исхакый, Г. Коләхмәтов, М. Корбангалиев, Х. Ямашев һ.б. бик күп күренекле шәхесләр бар.
 
В.Радлов [[Казан университеты]] каршында оештырылган Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте эшендә актив катнашкан. Галим бу җәмгыятьнең күренекле вәкиле [[Шиһабетдин Мәрҗани]]нең «[[Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар]]» хезмәтен [[татар теле]]ннән [[урыс теле]]нә тәрҗемә иткән һәм бу тәрҗемәне [[1877]] елда Казанда уздырылган IV Бөтенрусия археологик корылтаенда укыган.
 
Шул рәвешле, В.Радлов эшчәнлегенең казан чоры киңкырлы булуы белән үзенчәлекле. [[1871]]-[[1884]] елларда Казанда яшәү дәверендә галим татар мәгарифе, милли телебезне үстерү өлкәсендә күп көч куйган, Казан тюркологик [[телбелем]] мәктәбе үсеше өчен үзеннән зур өлеш керткән.