Шәехзадә Бабич: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
к Защитил страницу Шәехзадә Бабич: төзәтмәләр сугышы ([Үзгәртү=Идарәчеләргә генә рөхсәт ителә] (17 июл 2018, 20:31 тәмамлана (UTC)) [Күчерү=Идарәчеләргә генә рөхсәт ителә] (17 июл 2018, 20:31 тәмамлана (UTC)))
IanraBot (бәхәс | кертем)
clean up
Юл номеры - 23:
}}
{{Портал|Шәхесләр}}
'''Шәехзадә Мөхәммәтзакир улы Бабич''' ([[1895 ел]]ның [[14 гыйнвар]]ы — [[1919 ел]]ның [[28 март]]ы) — [[Татарлар|татар]] һәм [[Башкортлар|башкорт]] халыкларының уртак шагыйре.
 
== Тормыш юлы ==
Юл номеры - 29:
Шәехзадә Бабич элеккеге [[Уфа губернасы]]ның [[Бөре өязе]] (хәзерге [[Башкортстан]]ның [[Дүртөйле районы]]) [[Әсән (Дүртөйле районы)|Әсән]] авылында дөньяга килә. Әтисе, Мөхәммәтзакир мулла була. Башлангыч белемне авыл мәдрәсәсендә әтисе кул астында ала. 15 яшеннән башлап Шәехзадә Бабич [[Казакъстан]] далаларында укытып йөри, Дүсәнбай дип аталган авылда балалар укыта. Шунда ул [[казакълар|казакъ]] акыннары белән якыннан аралаша, казакъ халык әдәбиятын өйрәнә, үзе дә каләм тибрәтә башлый.
 
[[1911 ел]]ның көзендә исә Шәехзадә [[Уфа]] шәһәренә килә. Биредә ул данлыклы [[«Галия» мәдрәсәсе]]нә укырга керә. Мәдрәсәдә шәкертләр чыгарган «Эләктергеч», «Парлакъ» исемле кулъязма журналларда актив языша. [[«Шура» журналы]]на яза башлый, Уфа сәхнәсендә чыгышлары, үткен сатирик шигырьләре белән халык мәхәббәтен яулый.
 
[[1916 ел]]да, «Галия» мәдрәсәсен тәмамлагач, Бабич бер ел [[Троицк]] шәһәрендә мөгаллим булып эшли. Февраль революциясен ул шунда каршылый.
 
[[1917 ел]]ның җәен Бабич [[Уфа]] шәһәрендә үткәрә, аннары [[«Кармак» журналы]]ның чакыруы буенча [[ОренбургЫрынбур]]кага күчеп, журналның җаваплы сәркатибе булып эшли. Нәкъ шул вакытларда ОренбургтаЫрынбурда буржуаз милләтчеләр тарафыннан төзелгән «Башкорт мәркәз шурасы»ның милли азатлык, милли автономия турындагы ялган фразаларына алданып, Шәехзадә Бабич [[Октябрь инкыйлабы]] һәм [[Русия ватандашлар сугышы|ватандашлар сугышы]] чорында [[башкортлар|башкорт]] милләтчелегенә бирелә, [[Зәки Вәлиди]]нең контрреволюцион «Башкорт хекумәте»нә теләктәшлек күрсәтә, хәтта анда эшләшеп тә йөри. Ләкин илдәге революцион вакыйгалар барышында ул үзенең милләтчелек карашларының ялгыш икәнлеген, аларның хезмәт халкы мәнфәгатьләре белән уртаклыгы булмаганлыгын аңлый һәм, [[1919 ел]]ның февралендә үзенең «Башкорт халкына көйле хитаб» исемле мәгълүм шигырен яза.
 
Ләкин шагыйрьнең гомере бик кыска була. Аңа озак яшәргә һәм иҗат активлыгын җәелдереп җибәрергә насыйп булмый. [[1919 ел]]ның [[28 март]]ында ул, типография эшләре буенча [[Баймак]] шәһәренә барышлый, юлда, фаҗигале рәвештә һәлак була. Ул гражданнар сугышы буталчыгында һәлак булган дигән мәгълүматлар бар.
Юл номеры - 48:
''Күп ырыуга баш йортлар.'' </br>
''Бездә гәүһәр, бездә йәүһәр,'' </br>
''Бездә һәрбер ашлыклар.''</br>
 
''Бездә тиңсез сәхрәләр.'' </br>
''Сәхрәләр — оҗмах алар;'' </br>
''Анда гөлләр тирбенеп,'' </br>
''Ямләнергә чакыралар.''</br>
 
''Анда кошлар сайраша,'' </br>
''Күлдә камыш шаулаша.'' </br>
''Камыш буе аруша,'' </br>
''Тамаша, әй тамаша.''</br>
 
''Бездә калын урманнар,''</br>
''Бездә данлы [[Урал]] бар;'' </br>
''Урал асты алтындыр,'' </br>
''Өстә — шәфкать балкыйдыр.''</br>
 
''Сизен башкорт бәхетеңне,'' </br>
Юл номеры - 74:
-->
== Хәтер ==
* Шәехзадә Бабичнең иҗаты һәм тормышы хакында тулы метражлы нәфис филм төшерелеп, [[2017 ел|2017 елның]]ның апрелендә прокатка чыкты.<ref>[https://www.youtube.com/watch?v=WQqI_F2FIN8 "Бабич" филме: трейлер.]</ref><ref>[http://www.bashinform.ru/bash/969905/ Башҡортостанда «Бабич» исемле тарихи фильм прокатҡа сыға]</ref>
 
== Чыганаклар ==
Юл номеры - 87:
* [http://www.azatliq.org/content/article/26815976.html Язучылар Бабичның тууына 120 ел тулуны искә алды]
 
{{DEFAULTSORT:Бабич, Шәехзадә}}
[[Төркем:Татар шагыйрьләре]]
[[Төркем:Башкорт шагыйрьләре]]
[[Төркем:Галия мәдрәсәсен тәмамлаучылар]]
{{DEFAULTSORT:Бабич, Шәехзадә}}