Нерон: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Ajdar (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 115:
 
Бу фестивальне һәр биш ел саен үткәрергә планлаштыралар. Латин теленнән тәрҗемә иткәндә — Quinquennial — «Һәр бишенче» дигәнне аңлата.
 
== Тышкы сәясәт һәм фетнәләрне бастыру ==
Тышкы сәясәтендә Нерон элегрәк Калигула һәм Клавдий яулап алган җирләрне ныгыту белән шөгыльләнә. Ул хакимлек иткәндә булган бердәнбер сугыш- Рим һәм [[Парфия]] арасындагы. 58- 63 елларда барган сугыш [[Әрмәнстан|Әрмәнстанны]] бүлешү алмау аркасында килеп чыга.
 
Тиберий идарә иткән елларда ук, Әрмәнстан Рим протектораты астындагы ил статусын алган була. Тик 37 елда, [[Тиберий]] үлеменнән соң, парфянлылар хакимияткә үзләре арсыннан Ород исемле адәмне куялар. [[Ород]] тәхеттә 51 елга кадәр утыра. Ул үлгәч, римлылыр Әрмәнстанга хакимлек итәргә [[Радомист|Радомистны]] җибәрәләр. Тик ул тиран булып чыга, һәм җирле халык аны узурпатор дип саный.
 
Табигый ки, аны тиздән- 53 елда ук, Әрмәнстан халкы тәхеттән бәреп төшерә. Парфянлылар гади халыкны котыртып, “утка утын өстәп” торалар. Радомист урынына парфян патшасы [[Вологез I]] нең энесе- [[Тиридат]] килә. Тик Радомистка Рим акчасы һәм бик салкын кыш ярдәм итә. Ул тәхетне үзенә кайтара һәм парфянлыларны куа. Шушы вакытларда Римда кинәт кенә Клавдий үлеп китә. Яшь Неронның зур каршылык күрсәтә алмавына ышанып, Вологез сугыш башлый. Бу юлысы инде парфянлылар тәхетне ачык рәвештә басып алалар һәм Әрмәнстанны Тиридатка тапшыралар.
 
Бу очракта Рим, әлбәттә, кул кушырып утырырга җыенмый. Клавдий вакытларында ук үзен күрсәткән хәрби- [[Гней Домиций Корбулон]]- Азия, Галатия, Каппадокия проконсулы итеп билгеләнә. Аңа III Галл һәм VI Тимер легионнары тапшырыла. Шулай ук [[Сүрия]] проконсулы Гай Дурмий Уммидий Квадрат кулы астындагы X Бугаз саклаучы һәм XII Яшен тизлегендәге легионнар сугышка әзерләнәләр.
 
Корбулон өч елга якын Вологез кешеләре белән сөйләшүләр алып бара, ләкин шул ук вакытта гаскәрне дә сугышка әзерли. Тик билгесез сәбәпләр аркасында парфянлылар 58 елда римлыларга хөҗүм ясыйлар.Римга хөрмәт белән караган кабиләләр ярдәмендә генә римлылар һөҗүмне кире кайтаралар һәм үзләре хәрби хәрәкәтләр башлыйлар.
 
58-60 еллар Корбулон һәм Квадрат өчен уңышлы булып чыга. Алар башта Әрмәнстан башкаласы Артаксатны басып алалар, соңрак төньяк Месопотамиядәге чүлне кисеп чыгалар һәм Тигр елгасын кичәләр.Тигранакерт алынгач, Әрмәнстан тәхетенә [[Ирод Бөек|Ирод Бөекнең]] оныкчыгы [[Тигран VI]] утыртыла.
 
60 елда Квадрат үлеменнән соң, Корбулон Каппадокиянең прокураторына әйләнә. 62 елда парфянлылар [[Тигрантакет|Тигрантакетка]] һөҗүм итәләр һәм, Корбулонга Римнан ярдәм килеп җитәргә өлгермәгән аркасында, җиңүгә ирешәләр. Шул ук елның җәендә Квадратка алмашка яңа хәрби җитәкче- [[Луций Цезенний Пет]] килә.
 
Бу вакытта корбулон [[Ефрат елгасы|Ефрат елгасын]] кичеп, Месопотамиягә бәреп керә. Тик бераздан аңа Петның тозакка эләгүе һәм чолганышта калуы турында хәбәр җиткерәләр. Союздашына ярдәмгә килгәндә инде соң була. Кыш буе нәтиҗәсез сөйләшенүләр бара.
 
63 елда Корбулон Әрмәнстанга дүрт легион башында килә. Тик төрле сәбәләр аркасында (Вологез белән Тиридат римлыларны җиңеп булмаячагын аңлыйлар, ә Корбулонның чүлдә сугыш алып барасы килми) яңадан солых төзелә. Ике як та Тиридатның Рим вассалы рәвешендә Әрмәнстан идарәчесенә әйләнүен хуплый. Шулай ук Тиридат Римга барып, Нерон кулыннан [[патша тиарасы]] алырга тиеш була.
 
Бу сугыш Неронны көнчыгыш өлкәләрнең халыкы арасында популярлаштыра. Тынычлыкны да парфянлылыр 50 елдан артыграк саклыйлар.
 
Нерон идарә иткәндәге икенче зур конфликт- Римга күптән түгел кушылган [[Британия империясе|Британиянең]] [[Боудикка фетнәсе|ицен халкы патшабикәсе Боудикка фетнәсе]]. Бу фетнә [[Гай Светоний Паулин]] тарафыннан бастырыла.
 
Күтәрелеш 61 елда кабынып китә. Баш күтәрүчеләр [[Камулодун]] ([[Хәзерге|хәз]]. [[Колчестер]], [[Англия]]) шәһәрен алалар. Фетнәне тиз арада бастырырга дип килгән [[Квинт Петилий Цериал]] һәм аның IX легионы тармар ителә. Гаскәр башлыгына качарга туры килә. Баш күтәрүчеләр [[Лондиния|Лондиниягә]] [[Хәзер|(хәз.]] [[Лондон|Лондон, Англия]]) юнәләләр. Шунда ук [[Друидлар|друидларга]] каршы барган кампаниясен туктатып, Светоний да килеп җитә. Тик шәһәрне саклап калырга көче җитмәгәнен аңлый. Шәһәр саклаучыларсыз кала һәм талана. Бриттларның киләсе корбаны- [[Веруламий]] ([[Хәзер|хәз]]. [[Сент- Олбанс]]). Барлык корбаннар саны 80 000 кешедән артып китә.
 
Светоний Паулин XIV һәм XX легионнарны берләрштерә, шулай ук аның гаскәренә бриттлар белән риза булмаган ирекле халыклар да кушыла. Паулин ягында 10 000 якын кеше була. Боудикканың гаскәре исә 230 000 кеше исәпли.
 
Паулин хәзерге [[Көнбатыш Мидлендд|Көнбатыш Мидленддагы]] Уотлинг- стрит тирәсендә сугышырга карар кыла.
 
Аның тактикасы мондый була: бәрелеш ике ягында куе урман булган тар гына сукмакта бара, ә мондый җирдә гаскәр саны зур роль уйнамаганлыкны Светоний яхшы аңлый, һәм аз санлы Римлылыр күп санлы дошманнарын туктатып тора алалар. Ә шул ук вакытта куе урмандагы [[Рим укчылары]] Боудикка гаскәренә ук яудыралар. Бриттлар артка да чигенә алмыйлар: сукмакның башында аларны азык- төлек белән гаиләләре көтеп тора. Әлбәттә, яхшы тактика һәм хәрби тәртип римлыларның җиңүенә китерә. Тацитның язуына караганда, бриттлар үзләре арасыннн 80 000 артык, ә римлылар 400 гә якын кеше югалталар. Бәрелешнең нәтиҗәсен күреп, Боудикка үз-үзен агулый.
 
Гомумән, Нерон һәм аның киңәшчеләре дәүләтнең мөһим постларына кешеләрне дөрес сайлый белгәннәр. Римның төрле өлкәләре белән төпле фикерле, стандарт булмаган ситуацияләрдә дә югалып калмый торган адәмнәр идарә итәләр. Алар Рим тарихында үз эзләрен калдырган шәхесләр булалар. Алар рәтенә Корбулон, Квадрат, Паулиннан башка [[Сервий Сульпиций Гальба]], [[Гай Юлий Виндекс]], [[Луций Вергиний Руф]], [[Марк Сальвий Отон]], [[Тит Флавий Веспасианнар]] керә.
 
Нәкъ менә Веспасиан 67 елда Нерон тарафыннан яһүдиләр фетнәсен бастырырга җибәрелә. Күтәрелеш Нерон үлгәннән соң- 70 елда гына бастырыла. Бу вакыйга Рим өчен тарихи була, чөнки Нерон үз-үзенә кул салгач, яһүди легионнар Веспасианны яңа император дип игълан итәләр, һәм Римга юнәләләр.
 
== Чыганаклар ==