«Якуб Агишев» битенең юрамалары арасында аерма

49 байт добавлено ,  1 год назад
к
төзәтмә аңлатмасы юк
к
Якуб Агишев [[1899 ел]]ның [[28 июль|28 июлендә]] элекке [[Сарытау губернасы]]ның [[Күзнәй өязе]] (хәзерге [[Пинзә өлкәсе]]нең [[Күзнәй районы]]) [[Пәлдәнге]] авылында игенче дөньяга килә. Башлангыч белемне үз авылындагы мәдрәсәдә ала, [[1912 ел]]да исә әти-әнисе аны авылның бер сәүдәгәр кешесенә малайлыкка бирәләр. Яшүсмер чагында төрле шәһәрләрдә була. [[1917 ел|1917]]-[[1918 ел|1918]] елларда Якуб Агишев [[Архангил]] шәһәренең приказчиклар клубында һәвәскәр артист булып эшли, [[1915 ел|1915]]-[[1918 ел|1918]] елларда экстерн тәртибендә Архангил реаль училищесын тәмамлый.
 
[[1919 ел|1919]]-[[1925 ел|1925]] елларда Якуб Агишев туган ягы авылларында балалар укыта. [[1926 ел]]да [[Казан]]га килеп, Татар телен гамәлгә кертү курсларын тәмамлый. Өч ел «Татстрах» оешмасында икътисадчы булып эшли. [[1930 ел|1930]]-[[1933 ел|1933]] елларда ул [[Казан педагогика институты]]нда укый, аннары соң анда [[татар әдәбияты]] буенча аспирантура тәмамлый. Аннары Татарстан халык мәгарифе кадрларының белемен күтәрү институтында [[татар теле]] һәм әдәбияты бүлеге мөдире ([[1934 ел|1934]]-[[1937 ел|1937]]), [[Казан педагогия училищесы]] мөдире урынбасары ([[1937 ел|1937]]-[[1939 ел|1939]]), аннары [[Тел, әдәбият һәм сәнгать институты|Татар теле, әдәбияты һәм тарих фәнни-тикшеренү институтында]] өлкән фәнни хезмәткәр, гыйльми сәркатип, мөдир урынбасары ([[1939 ел|1939]]-[[1945 ел|1945]]), ә [[1945 ел|1945]]-[[1947 ел|1947]] елларда [[Казан театр училищесы]]нда укыта. [[1946 ел]]да [[Габдулла Тукай]] иҗаты буенча [[Мәскәү]]дә кандидатлык диссертациясен яклый, [[1947 ел|1947]]-[[1951 ел|1951]] елларда [[ТДГПУ|Казан педагогика институтында]], [[1951 ел|1951]]-[[1960 ел|1960]] елларда [[Казан дәүләт университеты]]нда укыта.
 
[[XX йөз]] башы татар әдәбиятлары классиклары, аеруча [[Габдулла Тукай]] иҗатын өйрәнүгә Якуб Агишев күп көч сала. Аның «Тукай — патриот» ([[1942 ел|1942]]), «Габдулла Тукай иҗаты» ([[1948 ел|1948]],[[1954 ел|1954]]), «Сайланма әсәрләр» ([[1954 ел|1954]]), «Пушкин һәм татар әдәбияты», «Некрасов һәм Тукай» һәм башка хезмәтләре бар.
* [http://www.millattashlar.ru/index.php?title=%D0%90%D0%B3%D0%B8%D1%88%D0%B5%D0%B2_%D0%AF%D0%BA%D1%83%D0%B1_%D0%A5%D0%B0%D0%BB%D0%B8%D0%BB%D0%BE%D0%B2%D0%B8%D1%87 Милләттәшләр. Якуб Агишев]
{{Портал|Шәхесләр}}
== Искәрмәләр ==
 
{{искәрмәләр}}
== Чыганаклар ==
* Әдипләребез — 1 нче том. Төзүчеләре — Рәис Даутов, Равил Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2009.