«Кәрим Тинчурин» битенең юрамалары арасында аерма

302 байта добавлено ,  3 ел элек
төзәтмә аңлатмасы юк
 
==Тәрҗемәи хәл==
Кәрим Тинчурин [[1887 ел]]ның [[15 сентябрь|15 сентябрендә]] [[Пинзә губернасы]]ның (''хәзерге'' [[Пинзә өлкәсе]] [[Спасск районы (Пинзә өлкәсе)|Спасск районы]]) [[Аккүл-Тараклы]] (Белоозерка) авылында игенче гаиләсендә туа. Күрше авыл мәдрәсәсендә башлангыч белем алганнан соң, ул [[1900 ел]]да [[Казан]]га килә һәм төрле яллы эшләрдә бераз акча туплагач, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә укырга керә. [[1905 ел]]гы революцион хәрәкәттә катнаша.
 
[[1906]] елның февралендә, мәдрәсә тәртипләренә каршы чыккан өчен, 87 шәкертне, алар арасында Кәрим Тинчурин да була, «Мөхәммәдия»дән куалар. Ул башта [[Тамбу губернасы|Тамбу]] якларына китеп урман каравылчысы булып эшли, аннары [[Нижгар]], [[Сарытау]] якларындагы авылларда балалар укыта. Хикәяләр, новеллалар, шигырьләр яза башлый.
 
[[1910]] елны беренче татар профессиональ труппасы «Сәйяр» җитәкчесе [[Габдулла Кариев|Г.Кариев]] белемле, бай тормыш тәҗрибәсе туплаган егетне [[1910 ел]]ны [[«Сәйяр» труппасы|«Сәйяр»]] труппасына артист итеп чакыра. К.Тинчуринның артистлык таланты тиз ачыла. [[Галиәсгар Камал|Г.Камал]], [[Гаяз Исхакый|Г.Исхакый]], [[Фатих Әмирхан|Ф.Әмирхан]], А.Островский, Ф.Шиллер һ.б. драматургларның әсәрләрен сәхнәдә уйнап, ул үзенчәлекле образлар тудыра.
 
Дөрес, әле ул театрда эшли башлаганчы — [[1906 ел]]да ук сәхнә әсәрләре яза башлый. Ләкин К.Тинчурин актив рәвештә әдәби иҗат белән «Сәйяр»дә шөгыльләнә башлый. Бер-бер артлы «Шомлы адым» ([[1910]]-[[1912]]), «Беренче чәчәкләр» [[1913]]), «Назлы кияү» ([[1915]]), «Ач гашыйк» (1915), «Җилкуарлар» ([[1916]]), «Соңгы сәлам» ([[1917]]) пьесалары дөнья күрә. Ләкин патша цензурасы драматургның әсәрләрен («Назлы кияү»дән кала) сәхнәгә куярга рөхсәт бирми. К.Тинчурин болар белән генә чикләнмичә, газета-журнал битләрендә күпсанлы хикәяләр бастыра, чорның шактый катлаулы вакыйгаларына үз бәясен биреп бара.
Аларга хәзерге Н.Островский урамында урнашкан Яшь тамашачылар театры бинасы бирелә.
 
[[1920]] елларда татар театрының репертуары шактый сай һәм тематика, жанр ягыннан бертөрлерәк булганлыктан, алда жанрны төрләндерү, тамашачы теләгенә җавап бирердәй сурәтләү алымнары табу бурычы тора. М.Фәйзинең «Галиябану»ы куеп, К.Тинчурин музыкаль драма жанрын үстереп җибәрә. К.Тинчуринның татар профессиональ музыка сәнгатенә нигез салучы С.Сәйдәшев белән иҗади дуслыгы, С.Сәйдәшевнең сәхнә законнарын һәм әсәрнең жанр үзенчәлекләрен белеп, халыкчан рухтагы музыкасы, гомумән, ике сәнгать төренең үзара синтетик ярашуы әсәр текстында тирәнгә яшерелгән фикерләрне дә ачарга ярдәм итә. Шул рәвешле «Казан сөлгесе» ([[1923]]), «Сүнгән йолдызлар» (1923), «Зәңгәр шәл» ([[1926]]), «Ил» ([[1927]]), «Кандыр буе» ([[1931]]) кебек берничә буын тамашачыны тирән фәлсәфи, әхлакый эчтәлекләре, сихри музыкалары белән сокландырып килгән әсәрләр языла. Музыкаль драма жанрында уңышлы эшләгән авторның тамашачылар тарафыннан яратып кабул ителгән трагедия һәм драма-комедияләре дөнья күрә: «Зар» ([[1922]]), «Американ» ([[1924]]), «[[Җилкәнсезләр]]» (1926), «Ударниклар бәйрәме» ([[1933]]), «Алар өчәү иде» ([[1935]]) һ.б. Әдипнең драматургия һәм театр сәнгатен үстерүдәге эшчәнлеге югары бәяләнә — 1926 елны [[Татарстан Республикасының Атказанган артисты|«Татарстанның атказанган артисты»]] дигән мактаулы исем бирелә. Ләкин аның иҗаты, эшчәнлеге каршылыклы фикерләр дә тудыра. Матбугатта үткәнне яклый, аңа мәдхия укый дигән мәкаләләр күренә.
 
1928 елны К.Тинчурин бер төркем артистлар белән [[Әстерхан|Әстерханга]] күчеп китәргә мәҗбүр була. Анда [[Әстерхан татар театры|татар театрында]] баш режиссер булып эшли, үзенең «Ил» драмасын да беренче тапкыр шунда сәхнәгә куя. Ике елдан аны Казанга чакырып кайтаралар.
 
Кәрим Тинчуринның гомере вакытсыз өзелә. Ул — [[Сталин репрессияләре]]нең корбаны. [[1938 ел]]ның [[15 ноябрь|15 ноябрендә]] фаҗигале төстә юк ителә, бу вакытта аңа бары илле бер яшь була.
 
== Галерея ==
<gallery perrow="5" widths="240px" heights="180px">
Сәйяр-1916.jpg|«Сәйяр» артистлары: [[Габдулла Кариев]] (утырган), Кәрим Тинчурин (сул якта), [[Зәйни Солтан]] (уртада тора), [[Габдрахман Мангушев]] (1916 (?) ел)
З.Ш.Тинчурина.jpg|Хатыны [[Заһидә Тинчурина]] (''[[1897 ел|1897]]-[[1988 ел|1988]]'')
79 055

правок