Чыңгыз Әхмәров: юрамалар арасында аерма

4 байта добавлено ,  4 ел элек
к
[[1949]], 1955-57 елларда Ч.Әхмәров Мәскәү Югары нәфис сәнәгать училищесында (элеккеге Строганов училищесы) укыта. [[1950 ел]]лар башыннан ул [[Ташкәнт]]тә яши. Ул 1952-54 елларда Үзбәкстанның Республика сәнгать училищесында укыта, 1970-72 дә Театр һәм сәнгать институтында монументаль нәкышь кафедрасы һәм бер үк вакытта (1968-70) Ташкәнт политехника институтында рәсем һәм нәкышь кафедрасы мөдире булып эшли.
 
Ч.Әхмәров – Үзбәкстанда монументаль сәнгатькә нигез салучы. Ул 1944-47 елларда, архитектура академигы А.В.Щусев белән берлектә, А.Нәваи исемендәге Ташкәнт опера һәм балет театры диварларын бизи; [[1953]]тә [[Мәскәү метросы]]ның «Киевская-боҗралы» станциясе өчен мозаика паннолары һәм фрескалар эшләүдә катнаша. Рәссам Ташкәнт, [[Бохара]], Сәмәрканд шәһәрләрендәге байтак биналарга ямь өстәп торган монументаль хезмәтләре белән дә яхшы мәгълүм.
 
Ч.Әхмәров – замандашлары портретлары, чит илләргә сәяхәтләр ясау тәэсирендә язылган график эшләр, рәсемнәр авторы да.
1 234 896

правок