Кадимчелек: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎Максатлары: clean up using AWB
Юл номеры - 2:
== Максатлары ==
Кадимчеләр тормышның патриархаль нигезләрен яклый, [[дин]]дә, заманага яраклаштырып, үзгәрешләр кертүгә, шулай ук мәгариф өлкәсендәге [[Аурупа]] юнәлешендәге реформаларга (''[[җәдитчелек|җәдит]] мәктәпләренә'') каршы булалар. Реформа яклыларны [[көферлек]]тә (''[[Аллаһ]]ны бар һәм бер дип танымауда'') гаеплиләр, үзләрен «кәфирләр» дип атыйлар. Дини белем бирү һәм тәрбия өлкәсендә [[Бохара]] дини мәктәбе өйрәткән дини системаны, схоластика тәртипләрен хуплыйлар. Алар борынгы [[Ислам]] дине өйрәтүләрен катып калган хәлдә аңлаталар, һәр төрле яңалыкка каршы торалар. Кадимчеләр өчен [[татар]] булмаган авторитетларны яклау, аларның абруен иң югары дип санау хас: дин өлкәсендә бу — [[Бохара]] мәктәбе булса, дәүләттә — [[Русия империясе]] хакимиятләре. [[Патша]] [[Русия]]се кануннары, империядәге төп конфессияләрнең мәнфәгатьләрен яклап, көферлек өчен каты җәза бирүне күздә тоткан.
 
[[1917 ел]]га кадәр кадимчелек татар җәмгыятендә киң таралган була. Кадимчелек идеологиясен сугарып тору белән кадими [[мәдрәсә]]ләр, аларның мөдәррисләре, мөгаллимнәре шөгыльләнә.