Исхак Әхмәров: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
Юл номеры - 35:
[[1935 ел]]да [[АКШ]]ка җибәрелә (''псевдонимы'' Юнг). Анда [[Колумбия университеты]]на укырга керә, легаль булмаган разведка җитәкчесе Базаровның урынбасары булып тора. 12 ел [[Америка]]да совет резидентурасы җитәкчесе була. Сәяси, фәнни-техник, хәрби мәгълүматларны җыю белән шөгыльләнә. Америка хәрбиләренең [[Манһэттен проекты]] серен ачуда һәм совет [[атом-төш коралы]]н булдыруны тизләтүдә өлеше зур<ref>''Анастасия Позняк''. [http://www.карта74.рф/tourism/articles/ishak_ahmerov_shpion_bez_prikras/ Исхак-Ахмеров- шпион без прикрас]. Чиләбе өлкәсенең туристлар порталы, 13.05.2015</ref>.
 
[[ССРБ|Совет]] разведкасы тарихында иң яхшы операцияләрнең берсе саналган «White» ''(Уайт, «Ак (Кар)»'') операциясен тормышка ашыручыларның берсе (разведчик Виталий Павлов белән бергә) — [[Икенче бөтендөнья сугышы]] чорында [[Ерак Көнчыгыш]]та «икенче фронт» – [[ССРБ]] белән [[Япония]] арасында сугыш башланмауны тәэмин итүче, япон милитаристларының агрессиясен [[Америка]]га каршы юнәлтүче (''[[ПерлПөрл-ХарборҺарбор]]'').
 
[[1946 ел]]дан [[Мәскәү]]дә. [[1946 ел|1946]]-[[1955 ел]]ларда легаль булмаган разведка бүлеге башлыгы урынбасары. Берничә мәртәбә [[Аурупа]]га, [[Африка|Төньяк Африка]] һәм [[Латин Америкасы]]на махсус бурычлар (''шул исәптән нацист җинаятьчеләрне эзләп табу бурычын'') үтәргә бара. [[Икенче бөтендөнья сугышы|Сугыштан]] соңгы сәфәрләре турындагы документларыннан «Яшерен» грифы алынмаган<ref>[https://ivm.sursau.ru/content/podrazdeleniya/tehnikum/nashi-zemlyaki-ishak-abdulovich-ahmerov.htm Наши земляки – Ахмеров Исхак Абдулович]. Сайт Института ветеринарной медицины ЮУрГАУ, 31.03.2011</ref>.