Мансур Абдрахманов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 27:
Мансур Ибраһим улы [[1912 ел]]ның [[31 гыйнвар]]ында Казан шәһәрендә туган. Бик яшьли әтисез кала. Әтиләре Ибраһим ага [[Беренче бөтендөнья сугышы]]на китә һәм озакламый һәлак була. Ул киткәндә Мансурга әле 2 генә яшь була. [[1921 ел]] Мансур һәм энесе Мәсгут өчен тагын зур кайгы-югалту алып килә. Авырулар һәм тамак туйганчы ашарга булмау аларның әниләре Рабига апаны да якты дөньядан алып китә.
 
Малайларны әниләре ягыннан туган тиешле Фатыйма апа тәрбиягә ала. Мансур [[Яңа бистә]]дә – башлангыч мәктәптә, [[1924]]-[[1930]] елларда шәһәр үзәгендәге [[Владимир Ленин|В.И. Ленин]] исемендәге 4 нче санлы мәктәбендә белем ала. [[1930 ел]]да 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, [[Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы|ТАССР мәгариф халык комиссариаты]] һәм [[ВЛКСМ]]ның Татарстан өлкә комитеты аны авылга “Культармеец” итеп җибәрә. [[Беренче Май районы (Татарстан)|Беренче Май районы]] халык мәгарифе бүлеге Мансурны [[Яңа Ибрай]] авылы мәктәбенә (ул чорда Беренче Май районы составында) укытучы итеп җибәрә. Озак та үтми ул шушы мәктәпнең директоры итеп билгеләнә.
 
[[1930]]-[[1934 ел]]ларда Яңа Ибрайдагы тирән үзгәрешләргә Мансур Абдрахманов үзенең зур өлешен кертә, ул авылның икътисади, социаль һәм мәдәни тормышы үсешенә кагылышлы бик күп эшләрнең инициаторы һәм башлап йөрүчесе була.
Юл номеры - 33:
Казан юлламасының срогы 1 еллык кына була. Әмма Мансур авылны, аның кешеләрен шул хәтле ярата, үз чиратында Чәтрәнлеләр да аны үз итәләр, аның белән белән горурланалар. Юллама сроклары онытыла – Мансур үзенең язмышын гомерлеккә Яңа Ибрай белән бәйли. Ул авылның өлкән укытучысы Мәхмүт Әдһәмовның кызы, укытучы Зәйнәп белән гаилә кора.
 
[[1934 ел]]да аны [[Чирмешән (Чирмешән районы)|Чирмешәнгә]] мәгариф бүлегенә инспектор итеп эшкә күчерәләр. Шул ук елда армия сафларына алалар. Хезмәт итеп кайтканнан соң 1936 елда [[Казан дәүләт педагогия институты]]ның тарих факультетына укырга керә. Сталин исемендәге стипендия алып укый. Институтны бик яхшы билгеләренә тәмамлый, кызыл диплом иясе була.
 
[[1939 ел]]ның кышында үз теләге белән хәрби хезмәткә киткән Мансур Абдрахманов [[Совет-фин сугышы (1939-1940)|фин сугышында]] һәм [[Бөек Ватан сугышы]]нда катнаша. Ике сугыш арасында институтны тәмамлый. [[1943 ел]]ның 6 июлендә [[Курск дугасы]]ндагы дәһшәтле бәрелешләрдә сержант Абдрахманов каты яралана, озак вакыт хәрби госпитальләрдә үлем белән көрәшә. Бер аяк бот төбеннән ук ампутацияләнгән, икенче аягы һәм биле дә бик нык җәрәхәтләнгән.
Юл номеры - 41:
Кафедра мөдире һәм проректор булып эшләгәндә Татарстан гуманитар фәненә искиткеч зур тәэсир ясаган. Ул татар телендә беренче [[фәлсәфә]] дәреслеген яза ([[1966]]). [[1964 ел]]да аның нияте белән университетның [[социологик тикшеренүләр]] лабораториясе ачыла. Ул озак еллар шәһәр һәм өлкә комитетының лекторы булып тора, [[СССР]] фәлсәфә җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсенең беренче җитәкчесе.
 
Мансур Абдрахманов 1950-1970 елларда республикабызның тәҗрибәле, абруйлы җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе. Ул күп тапкырлар Казан шәһәре [[Бауман районы (Казан)|Бауман районы]] Советы, 6-7 чакырылышларда Казан шәһәр Советы депутаты, [[1963]]-[[1971]] елларда [[ТАССР Югары Советы]] депутаты һәм Югары Советның рәисе булып сайлана, КПССның XXIV съезды делегаты була.
 
[[1972 ел]]ның декабрендә Мансур Абдрахманов мәңгелек йортка күчте, [[Яңа бистә зираты|татар зиратына]] җирләнде.