Инфляция: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Яңа бит: «Инфляция - җитештерү, акча әйләнеше һәм дәүләт финанслары өлкәсенд…» |
Төзәтмә аңлатмасы юк |
||
Юл номеры - 1:
Инфляция - [[Җитештерү|җитештерү]], [[Акча әйләнеше|акча әйләнеше]] һәм дәүләт финанслары өлкәсендә гамәлдә булган сәбәпләр аркасында кәгазь акчаларының бәһалары, кыйммәте кими бару. Инфляция бөтен әйберләргә, [[Хезмәт күрсәтү|хезмәт күрсәтүләргә]] бәяләрнең гомуми һәм тигезсез рәвештә үсә баруында, шуның нәтиҗәсе буларак, реаль [[Хезмәт хакы|хезмәт хакының]] түбәнәюендә, тормыш дәрәҗәсенең начарлануында чагыла; бу исә җәмгыятьтәге икътисади һәм иҗтимагый каршылыкларның кискенләшүенә китерә. Инфляциянең гадәттән тыш югары дәрәҗәдә күтәрелүе (200 проценттан артык) җитештерүнең бик нык кимүенә һәм гадәти хуҗалык элемтәләренең бозылуына сәбәп була; һәм ул гиперинфляция дип бәяләнә.
[[Төркем:Икътисад терминологиясе]]
[[Төркем:Финанс]]
[[Төркем:Акча әйләнеше]]
|